+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
30 март 2018, 18:31

Җиләк-җимеш кертү вакытлыча чикләнә

"Россельхознадзор" Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертүне тыя.

Бу хактагы карар 2 апрельдән үз көченә керәчәк.
Моның сәбәбе — Абхазия территориясендә көрән төстәге кандаланың киң таралуы.
Көрән кандала җиләк-җимеш культураларын юк итә.
2017 елда алар Абхазиядә фундук чикләвеге уңышының — 70, мандарин уңышының 50 проценттан артыгын юкка чыгарган булган.
Читайте нас: