+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
30 март 2018, 13:30

Гомерләре—үзе тарих

Күпләребез бу әкиятне хәтерлидер, мөгаен. Яшь һәм карт Суык кайсысының кешене тизрәк туңдыруына бәхәсләшәләр. Нәкъ шул вакыт юлдан ат чанасында кыйммәтле кеш тун, бүрек һәм бияләйләр кигән бай китеп бара, ә аның артыннан иске бишмәттән ярлы атлый.
—Мин ярлыны сайлыйм,—ди яшь Суык.—Мондый киемдә бик тиз бирешәчәк ул.
—Ярар, карарбыз,—дип елмая күпне күргән өлкән Суык.
Хәрәкәтсез яткан байны туңдыруы авыр булмый. Ә ярлы урманга барып, кулына балта ала һәм агач кисә башлый. Тирләп пешә. Бишмәтен салып, кар өстенә ташлый хәтта. Яшь Суык җиң эченә керә дә көтә башлый. Ярлы эшен тәмамлый, туңган киемен таптап йомшарта да, аны киеп, шат күңел белән өенә кайтып китә.
Әкият булса да, аның асылы шунда—сәламәтлек һәм яхшы кәеф байлыкка һәм муллыкка бәйле түгел. Зиһенле булып, сау-сәламәт килеш 90 яшькә җиткән әби-бабайлар белән очрашканда шушы әкият искә төшә.
Аларның балачагы, үсмер еллары һәм яшьлекләре яшь Советлар иле төзелү елларына туры килә. Колхоз-совхозлар оештырыла, күпсанлы заводлар һәм фабрикалар белән шәһәрләр төзелә, йортлар салына. Алардан хезмәткәрләргә бушлай квартиралар бирелә. Зур булмаган чемодан тотып, юлда бернинди начарлыкка очрамаячагыңа, ачлык-ялангачлыктан үлмәячәгеңә ышанып, иксез-чиксез Советлар Союзының бер ягыннан икенчесенә чыгып китәргә була—кулларың һәм акылың бар икән, күңелеңә хуш килгән эшне дә, торыр урынны да һәрвакыт табып була иде.
Төпкел авылларда туып үсүләренә карамастан, геройларыбыз язмыш кушуы буенча СССР территориясендә бик күп зур проектларда катнашалар. Ныклы гаилә корырга да, балалар үстерергә дә өлгерәләр. 90 яшьлек ветераннарның тормышы белән танышып, ил тарихын өйрәнергә була. Яшьләргә аларның эш сөючәнлегеннән, кыенлыкларны җиңә, уңайсызлыкларга түзә белүләреннән һәм авыр мәлләрдә төшенкелеккә бирелмәүләреннән үрнәк алырга кирәк.
***
Мөсәлиха Хөснулла кызы Хөсәенова Сәвәдебаш авылында Җиңү урамында яши. Түреш авылында туып-үскән ул. Сугышка кадәр 4 класс белем алган. Ул чакта балаларны гарәпчә укыталар. Әтиләрен фронтка алалар, өйгә «кара кәгазь» килә. Кайгыдан әниләре дә вафат була. Тугыз бала үксез ятим кала. Мөсәлихага колхоз эшенә чыгарга туры килә: үзенең дә тамагын туйдырырга, энекәш-сеңелкәшләре турында да хәстәрлек күрергә кирәк була.
1957 елда гына тормышка чыга. Әмма ире дә озак яшәми. Өч баласының берсе—улы Валерик кына исән. Әнисе белән бергә яши, аны карый ул. Валерикка 58 яшь. Яшь чагында үз куллары белән машина, тракторлар җыя. Әле ихатасында мал тота, кош-корт асрый. Тугыз туганыннан Мөсәлиха апа гына исән. Ходай Тәгалә озын гомер биргән аңа.
***
Иске Тауларда яшәүче Фәһимә Заһидулла кызы Ибәтуллина безне күтәренке кәеф белән каршы алды. Кызы белән яши ул. Фәһимә апаның хәтере яхшы—дистәләрчә ел элек булган вакыйгаларны бар нечкәлекләре белән хәтерли. Сөйләшергә яраткан, шат күңелле Фәһимә апа тормышыннан канәгать, үзләре пенсия яшендә булган балаларын мактый. Алар әниләрен онытмыйлар, килеп йөриләр. Авылдашлары Фәһимә апаны Коръән укырга, чәй табыннарына чакыралар.
Аның өенә керүе үк күңелле—һәр җирдә чисталык һәм тәртип. Тынгысыз агинәйнең картаерга вакыты юктыр, мөгаен. Аңа беркем дә үз яшен бирмәс. Күбрәк хәрәкәтләнергә тырыша, тәрәзәдән карап кына тик утырмый.
—90 яшьтән соң бер ел ун елга тора, дип язылган изге Коръәндә,—ди ул.
Фәһимә Заһидулла кызы бәхетен туган җирендә тапкан. Тауларда 6 класс белем алган. Аннары колхозда, иң авыр участокларда эшләгән. Свердловск өлкәсендә торф та чыгарган, урман да кискән.
—Бик авыр булды. Аякта —чүни, өстә чикмән. Биек, юан агачларны кисә идек. Планны һәрвакыт арттырып үтәдек. Акча-мазар түләмәделәр, карточка бирәләр иде. Бер карточкага 500 грамм икмәк бирелә. Планны арттырып үтәгән өчен янә 200 грамм өстәлә,—дип сөйли ветеран, тыл хезмәтчәне.
1952 елда авылдашы Рифкатькә тормышка чыга. Беренче балалары туган көнне үк вафат була. Барлыгы алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген 15 оныгы һәм 25 бүләсе өчен сөекле нәнәй ул.
***
Фәния Сәрвәретдин кызы Камалова—тракторчы. 15 яшендә аны тракторчылар курсына җибәрәләр. Аннары дүрт ел «корыч ат»ка идарә итә.
—Трактор йөртергә өйрәнү өчен, чабата киеп, Таулардан Күзәйгә җәяү йөри идем,—дип хәтерли юбиляр.—Әниебез 53 яшендә вафат булды. Без—алты бала үз көнебезне үзебез күрдек.
Соңрак авылдан берничә кызны Свердловск өлкәсенә торф яткылыкларына җибәрәләр. Фәниягә чирлеләрне Свердловскийга илтүне йөкләтәләр. 25 яшендә Тимерҗан Камаловка тормышка чыга. 53 ел тату гомер итәләр. Ике кыз үстерәләр, берсе укытучы һөнәрен сайлаган, икенчесе—шәфкать туташы.
Күренеп тора, Фәния апа яшь чагында бик чая булган, бернәрсәдән дә курыкмаган. 90 яшьтә дә бик дәрманлы ул. Ялгызы яшәсә дә өендә чисталык һәм тәртип. Аңа социаль хезмәткәр Фәнүзә Габдуллина ярдәм итә. Фәния апа тырыш булганы өчен ярата аны, мактый. Ә менә керләрен үзе юа. Бәхеткә, өендә су да, канализация дә бар.
—Озын гомерле булуның сере нидә?
—Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Ходай Тәгалә бүләге бу,—дип җавап бирә агинәй.
***
Җәүдәт Әхмәтлатыйп улы Баязитов Иске Тауларда яши. Чын мәгънәсендә бәхетле кеше ул—90 яшькә җитеп, кадер-хөрмәттә, җәмәгате белән тигезлектә яши. Гаилә башлыгының 90 яшьлек юбилее хөрмәтенә әзерләнгән бәйрәм өстәле артында парлашып утырдылар алар. Җәмәгате Сания апага 86 яшь. Бергә яшәүләренә 65 ел.
Җәүдәт абыйның дәрманлылыгын шул да ачык раслый: әле дә үзе ясаган станокта агач эшкәртә ул.
Тауларда туып үсә ул. Өч класс белем алгач, колхозда каз көтә.
—Безне кулак гаиләсе дип репрессияләделәр. Өебезне, бар мөлкәтебезне тартып алдылар. Урамда торып калдык,—дип хәтерли аксакал. Безгә Маннас Галикәев сыеныр урын бирде, мунчасында яшәргә рөхсәт итте. «Халык дошманнарын» яклаган өчен, аны үтерәләр.
Җәүдәткә сарык көтүне йөкләтәләр. Сарык сөтеннән брынза ясыйлар.
—1941 елның 13 апрелендә колхозга кердем. Бу көнне яхшы хәтерлим,—дип дәвам итә хикәясен. —Аннары фронтка киткән ирләр урынына җир сөрдем, ашлык урдым.
1947 елда комсомол инициативасы буенча арендага җир ала һәм колхозга орлык өчен мул итеп ашлык үстереп бирә. Печән хәзерләүдә эшли. 25 ел авыл зиратын карап тора.
—Бәләкәй чакта урамга чыгарга курка идек—безне, кулак балалары, дип бик кыерсыталар иде. Бер малай битемә балчык ыргытты, күземә керде. Шуннан бирле начар күрәм. Армиягә алырга теләмәделәр. Хәрби комиссариатта минем өчен медкомиссия үтәргә икенче егетне чакырдым. Шулай үттем. 1951 елның февралендә армиягә җибәрделәр, тимер юл гаскәрләренә эләктем, күпер сакладым. Бервакыт исерек старшина офицерларга хезмәт хакы түләү өчен тәгаенләнгән бик күп акча салынган кыр сумкасын югалта,—дип хәтерли аксакал.—Очраклы рәвештә аны таптым. Хезмәттәшем акчаны яшерергә тәкъдим итте. Әмма мин ризалашмадым, барысын да командирга илтеп тапшырдым. Шуның өчен миңа чираттан тыш отпуск бирделәр.
90 яшьлек аксакалның хәтере яшьләр көнләшерлек. Булачак җәмәгатен беренче тапкыр күргән көнен һаман булса хәтерли—1953 елның 20 июнендә очрата ул аны. Печән вакыты була. Шуннан бирле бергәләр. Өч бала—бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. Көнләшү гадәте булмаган аның.
Җәүдәт Әхмәтлатыйп улы оста куллы булган: бурасын да бураган, мич тә чыгарган, умарта да ясаган, кышын—чана, җәен арба эшләгән. Әле дә бик актив ул. Күршеләре проблемалары белән аңа мөрәҗәгать итәләр, ә ул авыл Советына барып, мәсьәләләрне хәл итеп кайта.
***
Суфия Габдрахман кызы Нуриәхмәтова Шланлыкулда теркәлсә дә, Бүздәктә кызы янында, барлык уңайлыклары булган квартирада яши. Богады авылында туып үскән ул.
—Гаиләдә җиде бала идек. Ике туганым бик иртә вафат булдылар. Әтием Габдрахман мулла иде. Бөек Ватан сугышында катнашты,—дип сөйли ветеран.—Авырга туры килде. Ел әйләнәсенә ал-ял белмичә , бәйрәмнәрне күрмичә колхозда эшләдем. Пенсиягә чыкканчы шулай дәвам итте.
1954 елда Хәмит Нуриәхмәтовка тормышка чыга. Яшь гаилә шулай Шланлыкулда гомер итә башлый. Шланлыкуллыларның күпчелеге авыл яныннан үткән тимер юлда эшли. Хәмит тә 45 ел шунда эшли: обходчы була, кичүдә дежур тора.
Бер-бер артлы дүрт балалары туа. Аларның икесенең гомере кыска була. Бүген өлкән улы Ильмирга 62 яшь. Шофер һөнәрен сайлаган ул. Кызы Розага 55 яшь. Ул балалар бакчасында, соңрак райпода эшләгән.
—Өйдә муллык булсын, балалар бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсен, дип, әти-әниебез безнең өчен эшләделәр, бик күп мал тоттылар. Әти бик тәртипле кеше иде—эчмәде, тартмады. Кызганыч, утыз ел элек вафат булды ул. Безгә үрнәк булырдай шундый әти-әни бүләк иткән өчен, язмышыма рәхмәтлемен,—ди кызы горурлык белән.
Әйе, әти-әни белән горурлану, аларны оныкларына үрнәк итеп кую мөмкинлеге — зур бәхет.
Суфия апаның дүрт оныгы, җиде бүләсе бар. 90 яшьтә дә чир турында сөйләми, ә элеккечә бакчада эшли, балаларына хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә алмавына гына зарлана.
—Озын гомерлеләр нәселеннән мин, —дип аңлата юбиляр. — Әти сугыштан исән-сау кайтып, бик озак яшәде. Аз сүзле иде, күбрәк догалар укыды. Мине аңа охшаталар.
Суфия Габдрахман кызы күңел төшенкелегенә бирелми—бүләләрен тәрбияләшә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, өйдә тавышламаска, уенчыкларны теләсә кая ташламаска өйрәтә. Балаларына бәләкәйдән яраган-ярамаганны аңлатмаган, ә соңыннан аларның тәрбиясезлегеннән җәфаланган яшь әниләр аңардан үрнәк алалалар.
—Суфия Габдрахман кызы—авылда хөрмәтле кеше. Берничә ел район үзәгендә яшәсә дә, аны онытмыйбыз. Аның фикеренә һәрвакыт колак сала идек. Күп сөйләмәсә дә, һәрвакыт гаделлек яклы булды ул, —дип хәтерлиләр ветеранны авылдашлары.
Әйе, иң мөһиме, үзеңнән соң байлык түгел, ә матур исемеңне һәм кешеләрдә хөрмәт калдыру.
***
Күркәм гадәт буенча, 90 яшьлек юбилярларга Русия Федерациясе Президенты В.Путин Котлау хаты җибәрә. Аны һәм башка бүләкләрне ветераннарның район советы председателе һәм авыл биләмәләре башлыклары яисә белгечләре тапшыра.
С.МОРАТОВА.
Читайте нас: