+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
28 март 2018, 14:25

"Мондый фаҗига һәр сәүдә үзәгендә кабатланырга мөмкин"

Уфа мэры Ирек Ялалов җәмәгать урыннарында хәвефсезлек чараларын көчәйтүне таләп итә.

Шушы көннәрдә без башкаланың "Семья" сәүдә-күңел ачу комплексында булдык. Андагы хәвефсезлек чаралары белән кызыксынуыбыз юкка булмаган.
Биредәге иң кыйммәтле бутиклар чыгу урыныннан ерак түгел. Ә менә балалар өчен күңел ачу комплексы, кафелар, шулай ук кино комплексына урау юллар белән өченче катка менәргә кирәк. Һәр катта запас чыгу юллары бар. Әмма алар барысы да ябык, яки персонал өчен генә.
Бәдрәфләрнең һәрберсендә янгын очрагында эвакуация планы буенча запас чыгу ишеге бар, әмма алар да бикле.
Балалар өчен күпсанлы кафеларның берсеннән ерак түгел "Выход" дигән табличка янып тора, әмма аның астындагы ишек тә ябык.
Касса артында басып торган кыз безне администраторга юллады. Әмма ул, күпме көтсәк тә, безнең янга чыкмады.
Язгы каникул вакытында монда балалар белән килергә теләгән идек. Әлегә тыелып тору хәерлерәктер...
Читайте нас: