+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 март 2018, 14:21

Капиталь ремонт буенча льготалылар исемлеге киңәя

“Известия” гәзите хәбәр итүенә караганда, Русия Дәүләт думасы капиталь ремонт өчен компенсациягә хокуклы льготалылар исемлеген киңәйтүне тәкъдим итүче закон проектын беренче укуда кабул итте.

Ташламалар эшләмәүче пенсионерлар гаиләсендә, шулай ук беренче һәм икенче группа инвалидлар белән бергә яшәүче өлкән яшьтәге торак милекчеләренә кагыла.
Моңа кадәр Дәүләт думасы төбәкләргә ялгыз кешеләргә капиталь ремонт өчен 50 һәм 100 процент күләмендә компенсация тапшыру хокукын бирүче закон кабул итте. Ләкин инвалидлар белән яшәүчеләр мондый мөмкинлектән мәхрүм иде.
Читайте нас: