+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 март 2018, 16:36

Идән юучылар сакта торган

Белорет районара прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Белорет шәһәре һәм районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында көндезге вакытта әлегә кадәр пропуск режимы вазыйфаларын идән юучылар башкарган.

Һөнәри әзерлекле сакчылар исә кизүдә торырга төнгелеккә генә килгән. Бу очрак буенча район хакимиятендә чираттан тыш утырыш үткәрелеп, белем бирү оешмалары җитәкчеләре җаваплылыкка тарттырылган. Хәзер балалар мәктәптә һәм балалар бакчаларында булган вакытта аларның сәламәтлеге һәм гомере өчен җавап бирүче махсус сак хезмәткәрләре бар
Читайте нас: