Ярты гасыр эчендә космонавтның сәер үлеме хакында нинди генә фаразлар булмады! Рәсми рәвештә, ул очыш вакытында кискен маневр ясавы сәбәпле һәлакәткә юлыккан, дип игълан ителде. Әлбәттә, күпләр җиһанга беренче юл салучының, тәҗрибәле пилотның болай һәлак булуына ышанмады. Күптән түгел билгеле очучы Арсений Миронов журналистларга Гагарин үлеменең чын сәбәбен әйтте: космонавт җирдәгеләрдән ялгыш команда ала һәм шуны үтәгәндә һәлак була...