+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 март 2018, 13:46

Кемерово шәһәрендә фаҗига!

Русия Президенты Владимир Путин Кемерово шәһәрендәге “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында янгында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты һәм зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк савыгуларын теләде.

Владимир Путинга булган хәл турында җентекле мәгълүматны Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков һәм Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев җиткергәннәр.
Ил җитәкчесе гадәттән тыш хәлләр министрына кичектергесез рәвештә фаҗига урынына барырга һәм көчләрне тиешенчә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кушты. Өстәмә көчләр, шул исәптән кирәкле робот техникасы, пилотсыз авиация һәм башка җиһазлар Красноярскидан һәм Мәскәүдән җәлеп ителәчәк.
Шулай ук зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, сәүдә үзәгендә янгын чыгу сәбәпле, 56 кеше һәлак булган, аларның 9ы – балалар. Туганнарының гаризасы буенча, 64 кеше хәбәрсез югалган исәпләнә.

* * *
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кемероводагы янгын нәтиҗәсендә һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевка юлланган телеграммада болай диелә:


“Башкортстан Республикасы халкы һәм шәхсән үземнең исемнән Кемерово шәһәрендәге сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгын нәтиҗәсендә коточкыч фаҗигагә бәйле тирән кайгыгызны уртаклашам. Янгында һәлак булганнар, аеруча арада балалар булуы турында хәбәр, йөрәкләребездә авыр яра калдырды.
Бу зур югалтуны без уртак югалту дип кабул итәбез, Кемерово өлкәсендә яшәүчеләр белән бергә кайгырабыз, туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез”.
* * *
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында чыккан янгында һәлак булганнарның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклашты. Анда болай диелә:
“Кемерово шәһәренең күпсанлы кеше гомере өзелгән сәүдә-күңел ачу комплексында чыккан янгын турында коточкыч хәбәр барчабызны тетрәндерде. Алар арасында балаларның күп булуы аеруча кызганыч.
Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам, зыян күргәннәрнең барысына да тизрәк савыгуларын телим”.


* * *


Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов оператив киңәшмә үткәрде.
Анда ул республикада федераль күзәтчелек органнары белән берлектә кинотеатрларда, сәүдә-күңел ачу комплексларында, җәмәгать урыннарында якын көннәрдә янгынга каршы чаралар үткәреләчәге турында белдерде.
– Гражданнар хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар үткәрергә кирәк, – диде ул. – Сәүдә һәм күңел ачу хезмәтләре өлкәсендә бизнес алып баручы эшкуарлар мондый планнан тыш тикшерүләрне аңлап кабул итәр, дип ышанам.

Читайте нас: