+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 март 2018, 13:41

“Галстукларыгызны салыгыз, халык арасына чыгыгыз!..”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башкарма власть җитәкчеләренә җитди кисәтү ясады.

Хәбәр ителүенчә, 22 мартта үткән Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәтнең 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары турында отчет белән чыгыш ясады. Гомумән алганда, республика җитәкчесе төбәкнең узган елда нәтиҗәле үсеш кичерүен һәм ил Президенты Владимир Путинның “май указлары”нда билгеләнгән бурыч-максатларның тулы күләмендә тормышка ашырылуын сызык өстенә алды.
Атап әйткәндә, былтыр Башкорт­станның тупланган бюджеты, беренче тапкыр 200 миллиард сум чиген үтеп, 201 миллиард сумга җиткән. Үз чиратында, бюджетның профицитлы булуы колачлы со­циаль сәясәт алып бару мөмкинлеге биргән. Аерым алганда, былтыр социаль өлкәгә 42,3 миллиард сум юнәлтелгән. Бу — илдә 8нче һәм Идел буе федераль округында беренче күрсәткеч. Картларны социаль хезмәтләндерү буенча стационар учреждение­ләргә чиратлар­ның республикада билгеләнгән вакыттан өч ел алдан бетерелүе, гаи­ләдә беренче балага акчалата түләү булдырылу, балалар бак­чалары белән тәэмин итү, мәк­тәпләрдә икенче сменада укытуны гамәлдән чыгару буенча бурыч­ларның нәтиҗәле тормышка ашырылуы да шуның ачык күрсәткече булып тора. Янә килеп, Башкортстан туризм рейтингында да илдә 11нче баскычка күтәрелгән. Узган елда республикага 2 миллион турист, шул исәптән 100 мең чит ил гражданы, килгән.
Әлбәттә, бюджетның арттыры­лып үтәлүенә дә, социаль бурыч­ларның тиешенчә тормышка ашырылуына да, тәү чиратта, төп җитештерү тармакларының нә­тиҗәле эшләве исәбенә ирешелә. Әйтик, былтыр сәнәгать тармагында үсеш 2,3 процент булган, бу илдәге уртача күрсәткечтән сизелерлек югарырак. Бу җәһәттән шушы чорда “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятендә акрил кислотасы һәм акрилат җитештерү комплексы, “Башнефть”нең Уфа заводларында эре чистарту корылмалары комплексы, Затон электр станциясе сафка кертелүен, Кытайның “Чжифан” компаниясе белән Благовещен районында – тракторлар, Австрия­нең Lasselsвerger Ceramics ком­паниясе белән төзелеш материал­лары җитештерү турында килешү­ләрне һәм башкаларны атап үтү дә җитә. Агросәнәгать тармагы үсеше хакында да шундый ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Былтыр республика басуларыннан рекордлы уңыш җыеп алынды, авыл хуҗалы­гы продукциясен эшкәртү, аны ил, дөнья базарына чыгару юнәле­шендә дә максатлы эш алып барыла.
Шул ук вакытта, Башкортстан Башлыгы чыгышында билгеләнүенчә, хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Иң җитди мәсьәләләрнең берсе итеп исә Рөстәм Хәмитов инвестицияләр үсешенең кимүен билгеләде.
— 2016 елда Башкортстан икътисадына 360 миллиард сум инвестицияләр җәлеп ителгән иде. Былтыр исә бу күрсәткеч аннан азрак булды. Моңа берничек тә юл куярга ярамый, Хөкүмәт хәлне эзлекле анализлап, әйдәүче предприятиеләр белән берлектә һәр тармак буенча “юл картасы” эшләргә тиеш. Бернәрсәгә карамыйча, без агымдагы елны уңай динамика белән тәмамларга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесенең әлеге мәсьәләгә шушы рәвешле җитди игътибар юнәлтүе очраклы түгел. Беренчедән, ил Президентының Юлламасында төбәкләрнең тулай продуктында инвестицияләр өлешен бермә-бер арттыру бурычы куелса, икенчедән, республика икътисадының алгарышлы үсеше дә, социаль программаларның нәтиҗәле үтәлеше дә, ахыр чиктә халыкның гомум иминлеге дә инвестицияләргә, дөресрәге, аларның күләменә бәйле.
— Гомумән, 2025 елга Башкортстан икътисадына ел саен 600-650 миллиард сум инвестицияләр җәлеп итү бурычы тора. Ягъни алты-җиде ел эчендә без төбәк икътисадына җәлеп ителүче инвестицияләр күләмен ике тапкыр арттырырга тиеш. Моның өчен ел саен инвестицияләр күләмен 50-60 миллиард сумга арттыра барырга кирәк. Шуңа күрә дә министрлык һәм ведомстволар башлыклары да, предприятие-оешма җитәкчеләре дә бу эшкә бүгеннән җиң сызганып кына түгел, чат ябышып тотынырга тиеш. Әлегә мин мондый омтылыш күрмим. Кисәтеп, шуны әйтәм: бу эшкә илке-салкы карау беркемгә дә гафу ителмәячәк, — дип җитди белдерү ясады Рөстәм Хәмитов.
Утырышта үзәккә чыгарылган икенче мөһим мәсьәләдә исә Башкортстан Башлыгы тагын да катырак булды. Биредә сүз торак төзелешенә акча салып, алданучылар турында бара.
— Кешеләр, чыннан да, авыр хәлдә калган. Һәм андыйлар хәзер йөзләр белән генә түгел, меңнәр белән исәпләнә. Ә мондый хәлгә аларны торак базарының тараюы гына түгел, аерым вазыйфалы кешеләрнең җавапсызлыгы да китергән. Урындагы җитәкчеләр теге яки бу объект төзелешенә бәйле ниндидер аңлашылмаучылыклар, катлаулыклар баш калкытуын күрү белән чаң сугарга, чара күрергә тиеш иде. Бу җәһәттән муниципалитет җитәкчеләренә кисәтеп әйтәм: бу өлкәдәге җаваплылыкны республика җилкәсенә генә салып калдырудан туктагыз. Бу, беренче чиратта, сезнең эшчәнлек өлкәсе. Сез төзелеш мәйданчыклары бирәсез, документларга кул куясыз, төзүче оешмалар белән эшлисез. Сез гражданнар ачлык игълан итеп, плакатлар күтәреп урамга чыкканчы үзегездә нәрсәләр булып ятканын күреп-тоеп, моны булдырмас өчен барлык чараларны күрергә тиешсез. Болай эш бармый. Эшче төркемнәр оештырыгыз, галстукларыгызны салыгыз һәм халык арасына чыгыгыз. Сез халык өчен эшләргә тиеш! — дип иң җитди кисәтү ясады Башкортстан Башлыгы.
Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, бу җәһәттән аеруча катлаулы хәл Стәрлетамак, Уфа районнарында һәм Уфа шәһәрендә күзәтелә.
— Әлеге шәһәр округлары һәм муниципалитетлар җитәкчеләренә аерым мөрәҗәгать итәм: алданган дольщиклар белән эшләгез! — диде утырышта республика җитәкчесе.
Әлеге мәсьәләгә бәйле Рөстәм Зәки улы һәр проблемалы объектны тәмамлау һәм файдалануга тапшыру буенча тәгаен график булдыру бурычы куйды. Һәм республика Башлыгы куйган бурычка ярашлы, алданган дольщикларга бәйле мәсьәлә, планда билгеләнгәнчә, 2020 елда түгел, 2018-2019 елларда ук тулысынча хәл ителергә тиеш.
— Без бу эшне башкарып чыгарга тиеш, — диде республика Башлыгы.
Мөһим бурычлардан Рөстәм Хәмитов, шулай ук, онкология диспансерының һәм кардиология үзәгенең яңа корпуслары төзелешен, Учалы шәһәрендә хирургия корпусы төзү, Октябрьскийда исә аны капиталь төзекләндерү зарурлыгын, балалар поликлиникалары челтәрен киңәйтү һәм булганнарын тиешле хәлгә китерү кирәклеген атады. Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, былтыр федераль өлеше тәмамлануга карамастан, халыкны иске һәм авария хәлендәге торактан күчерү программасы да республикада дәвам итәчәк, чөнки район-шәһәрләрдә бу бүген дә иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала.
— Кыскасы, уңыш-казанышлардан башларыбыз әйләнеп, чәбәкәй итәргә әле безгә бик ерак. Моның өчен эшләргә дә эшләргә кирәк. Һәм, янә ассызыклап шуны әйтәм: сезнең эшкә үзегез түгел, халык алкышларлык булсын! — диде чыгышы ахырында Рөстәм Хәмитов.
Хак сүзләр! Иң мөһиме — Башкортстан Башлыгының үзләренә төбәлгән бу сүзләрен меңләгән, миллионлаган кеше язмышы, республика үсеше өчен җаваплы башкарма власть органнары җитәкчеләре аңлап һәм күңеленә сеңдереп кабул итәр дип ышанасы килә. Бәлки, шул очракта республикада алданган дольщикларга бәйле һәм шуңа охшаш башка көнүзәк социаль мәсьәләләр, кимчелекләр дә тарихта калыр...
Читайте нас: