+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 март 2018, 11:33

Әдәбиятыбыз аксакалы

Күренекле башкорт шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулу уңаеннан Каран авылы китапханәсендә “Әдәбиятыбыз аксакалы” дигән хәтер кичәсе үтте

Башкорт Есенины яки Лермонтовы диләр аның турында. Тәнкыйтьчеләр хаклыдыр, ә безнең өчен ул Наҗар агай. Ул күргән һәм язган нечкә лириканы, бар нәрсәгә сөюне һәр шагыйрь дә башкалар күңеленә шулай ихлас, чагу итеп җиткерә алмый. Һәр шагыйрьнең дә шигырьләрен көйгә салып, җыр язып булмый. Наҗар Нәҗми безгә үз иҗатын бүләк итеп кенә калмады, башка халыклар шагыйрьләренең—Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Михаил Лермонтов, Александр Пушкин шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә итте.
Наҗар агайның тормышы һәм иҗаты Уфа белән бәйле. Дүртөйле районының Минеште авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач килә ул бирегә. Рабфакка укырга керә, аны тәмамлагач, Башкорт педагогия институтының әдәбият факультеты студенты булып китә. Шуннан Наҗар Нәҗми фронтка алына, сугышчан орден-медальләр тагып, бирегә үк кайта. “Совет Башкортостаны” газетасы редакциясендә хезмәт эшчәнлеген башлый, үзен талантлы журналист итеп күрсәтә.
Башкортстан башкаласында аның иң яхшы китаплары, шигырь җыентыклары языла һәм нәшер ителә. Чагу, вакыйгаларга бай, матур гомер кичерә ул. Наҗар Нәҗми шигырьләренә башкорт композиторлары Заһир Исмәгыйлов, Нариман Сабитов, Хөсәен Әхмәтов һәм башкалар язган бик күп моңлы җырлар арасында Уфаның чын гимнына әйләнгән, киң популярлык яулаган һәм халык бик яраткан бер җыр бар—Рим Хәсәновның “Уфа юкәләре” ул.
Аның шигырьләре эчкерсез, ихлас, тирән мәгънәле, афоризмлы, моңлы булулары белән әсир итә. Хәтер кичәсенең башыннан алып азагына кадәр шигърият дулкынында баруы гаҗәп түгел. Диана Шәйхумова, Рита Рамазанова, Эльвина Хәбибрахманова, Айсылу Фәтхетдинова, Камила Гыймалова, Ләйсән Гыйззәтуллина һәм Роза Шәрипова күренекле лирикның туган як, аның иркен кырлары, туган телнең бөеклеге, дуслык һәм мәхәббәт турында язылган, башкорт шигъриятенең алтын фондына кергән шигырьләрен укып ишеттерделәр. Чарада катнашучылар автор башкаруында шигырьләр язмаларын тын да алмый тыңладылар. Кичәдә барлык буын вәкилләренең яраткан җырлары яңгырады: Каран Мәдәният йорты хезмәткәре Роза Шәрипова “Мине юллар чакыра”, Динара Рамазанова “Уфа юкәләре” җырын башкардылар. Ә безне шагыйрь иҗаты белән таныштырган башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Ягъфәровна Фәрхетдинова “Юкка түгел, юкка түгелдер”не җырлады. Алина Сабитова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Җәмилевна “Халык шагыйре—халык күңелендә” дигән презентация әзерләделәр. Алина шагыйрьнең “Татар теле” шигырен укыды. Немец теле укытучысы Асия Әхсәновна Наҗар Нәҗминең әдәбият һәм публицистиканың барлык җанрларында да уңышлы эшләвен билгеләде. Шагыйрь үзен сүз бәсен, сәләт көчен белүче һәм тоючы бөек талант итеп күрсәтте. Кичә чикләрендә китапханәдә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Ә китапханәче Зөһрә Тимерҗановна шагыйрьнең төрле елларда дөнья күргән әсәрләре турында сөйләде.
Зөһрә АСКАРОВА, Каран авылы китапханәчесе.
Читайте нас: