+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 март 2018, 18:50

Сабайда яшәүче күп балалы гаиләдә өч буын бергә тату гомер кичерә

Февраль азагы. Быелгы кыш шактый җылы, карсыз булды.

Һәм көтмәгәндә табигать кышкы йокысыннан уянып, “планын” тутырырга карар итте шикелле—бер төн эчендә җир өстен калын кар катламы каплады. Синоптиклар әйтүенчә, ярты айлык норма бу.
Сабайга командировкага китеп барабыз. Трасса һәм зур авыл юллары махсус техника тарафыннан чистартылган. Һәр ихата алдында диярлек кар белән көрәшәләр—үтеп йөрерлек булсын өчен, өй алды территориясен көриләр.
Ильясовларның өе янында кар яумаган да кебек—шактый зур мәйдан җиргә кадәр тип-тигез итеп чистартылган —вертолет төшәрлек. Ачыклануынча, кар чистарту өчен махсус көрәге булган мотоблок белән эшләгәннәр икән. Әйткәндәй, юлда барганда мондый техниканы берничә ихата алдында күрдек. Кайбер “кулибиннар” аны үзләре корганнар, ә кайберләре сатып алганнар—авылда ир-атларның күбесе акча эшләргә Себергә йөри.
Ильфир һәм Рәсимә узган ел көмеш туйларын билгеләгәннәр. 26 ел бергә алар. Дүртөйле районында дусларының туенда танышканнар. Рәсимә кәләш ягыннан шаһит була. Сабай егете кыю кызга шунда ук игътибар итә. Бәйрәмгә ялгызы барган егет кәләш белән кайта. Шулай яшәп китәләр. Ике ул, ике кыз үстергәннәр. Өлкән уллары Илдуска 24 яшь. Сабай мәктәбендә урта белем алгач, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Белгечлеге буенча механик. Армиядә хезмәт итеп кайткан, шоферлыкка укыган. Әле эшкә чакыру көтә.
Өйдә ремонт башлаганнар—Илдус өйләнергә җыена. Ильяс абыйсыннан өч яшькә кечерәк. Тимер юл техникумына укырга кергән ул. Читтән торып укый, Мәскәүдә төзелештә эшли.
Хәзер кызларга күчик. Алсу бишенче класста укый.
—Минем ярдәмчем ул,— дип мактый әнисе кызын.—Бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Буш вакытында ике яшьлек сеңелесе Камиланы караша.
Дүрт бала әнисе Рәсимә—йорт хуҗабикәсе. Өйдә дә, ихатада да эш җитәрлек. Зур хуҗалык тоталар, күпләп мал асрыйлар, бакчалары, ике теплицалары бар. Сыерлары өчәү булган, быел кыш берсен иткә суйганнар. Сөт тапшырмыйлар—зур гаиләдән артмый, яңа туган бозауга да эчерергә кирәк. Аның каравы өстәлдә һәрвакыт авыл каймагы, катык, эремчек. Аларның тәмен магазиннан сатып алынганы белән чагыштырырлык та түгел, ә файдасы турында сөйләп торасы да юк. Сөткә изелгән тәбикмәк кенә дә ни тора. Каймаклап та ашасаң— телеңне йотарлык!
Бу көнне гаилә тулысы белән диярлек өйдә, әти кеше генә эштә иде. “Башкортстан ит компаниясе”ндә инженер-зоотехник булып эшли ул.
***
Ильясовлар—борынгы кануннарга тугры калган, күпләргә үрнәк булырдай гаилә. Эш шунда—бер түбә астында берничә, дөресрәге, өч буын гомер итә. Ильфирның әти-әнисе Мисбах Ильясович белән Нәҗибә Маликовнаның бүлмәләре аерым. Тормышка зарланмыйлар, икесенә дә 85 яшь. Нәҗибә апа да күп балалы әни—җәмәгате белән дүрт бала үстергәннәр.
—Безнең гаиләдә ир-атлар тәмәке тартмыйлар, аракы эчмиләр. Оныкларым да көяләндерми,—ди үзе дә 27 ел каенана белән яшәгән Нәҗибә апа.
Ильясовларда гаилә традицияләре олы хөрмәттә, аларны саклыйлар һәм дәвам итәләр.
—Дүрт бала табуыма үкенмим. Аларны үстерүнең бернинди авырлыгын да тоймыйм. Үзем дә, ирем дә балаларны яратабыз, алар өчен сөенеп яшибез,—ди күп балалы әни Рәсимә Ильясова.
С.МОРАТОВА.
Читайте нас: