+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
26 март 2018, 17:18

Ремонт чоры Чәчүгә әзерләнәләр

Район хуҗалыкларында чәчүгә әзерлек тулы куәтенә бара Чираттагы язгы кыр эшләренә дә озак калмады.

Аны уңышлы башкарып чыгу беренче чиратта техниканың ышанычлылыгына бәйле.
«Кыдаш» хуҗалыгында тракторларны, тагылма һәм туфрак эшкәртү җиһазларын ремонтлауга ел саен районда беренчеләрдән булып керешәләр.
—Агымдагы ремонт гамәлдә ел әйләнәсенә алып барыла, чөнки дистәләгән техника кышын да көн саен эштә—терлекчелек фермаларын хезмәтләндерүдә, азык төяү-кайтаруда, тирес чыгаруда, юлларны кардан тазартуда. Тракторларны ремонтлау өчен җиһазландырылган җылы мастерской бар. Бүгенге көндә өч трактор—«МТЗ-82», «ДТ-75», «Т-150» ремонтта. Бу эш белән тәҗрибәле механизаторлар Руслан Гәрәев, Ринат Гобәйдуллин, Шамил Зиннәтуллин мәшгульләр,—дип эшләр барышы белән таныштыра бригадир Данил Сафин.—Алар барысы да—үз эшләренең осталары. Руслан Гәрәев—районның иң яхшы чөгендерчеләренең һәм комбайнчыларының берсе. Узган елгы уракта «Нива-Эффект» комбайнында 14000 центнердан артык иген суктырды ул. Районда иң югары күрсәткечләрнең берсе бу. Ринат Гобәйдуллинның да эш нәтиҗәләре матур—8000 центнер. Кышын бульдозерда фермалар территориясен тирестән, авыл юлларын кардан тазарта ул. Шамил Зиннәтуллин ел саен зур мәйданнарда туфракны чәчүгә әзерли, чәчү алды культивациясе үткәрә.
«Кыдаш»та урак эшләре тәмамлану белән үк туфрак эшкәртү һәм тагылма җиһазларны ремонтлауга да керешәләр.
Бу эшләр аерым бинада—тимерлек цехында башкарыла. Бүгенге көнгә 130 тырма көйләнгән дә инде. Бу эшне тимерче Рәфис Шәйхетдинов, Динар Чапаев һәм Зиннур Әделгәрәев уңышлы башкарганнар. Шуны да билгеләргә кирәк—Динар Чапаев һәм Зиннур Әделгәрәев—алдынгы шоферлар, мал азыгы хәзерләүдә, бөртеклеләр урагында актив катнашалар, басудан сенажны һәм суктырылган игенне өзлексез ташуны тәэмин итәләр.
Югары уңыш алу өчен, туфракка җитәрлек күләмдә минераль ашламалар кертергә кирәк. Шуңа да хуҗалыкта язгы кыр эшләре башланганчы аларның запасын булдыру буенча актив эш алып баралар. Әйтик, быел Мәләвезнең ашламалар заводыннан 200 тонна аммиак селитрасы сатып алганнар. Шушы көннәрдә генә «Газпромнефтехим Салават» җәмгыятеннән 100 тонна карбамид кайтарганнар. Моннан тыш «Кыдаш» хуҗалыгында ел саен басуларга 15000 тонна органика чыгарыла.

А.БУЛАТОВ.
Рәсемдә: тракторчы Халит Ямилев ашлама төйи.
Читайте нас: