+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 март 2018, 14:37

Без күрмәгән берни калмады...

Күршемдәге өлкән апа турында язам. Ул – 1931 нче елгы Рәйсә Габдрахманова.

Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны үткәргән буын. Аның янына кереп, хәлен белгәлим, чәй эчеп , сөйләшеп утырабыз. Яшьлегендә Рәйсә апа физик яктан көчле булган, ирләр белән беррәттән эшләгән.

–Бик ярлы идек, шунлыктан читкә типтеләр. 1925 нче елгы олы абыемны басудан эшеннән алып кайтып, чәй дә эчермичә сугышка алып киттеләр. Абыем Садыйк мине кочаклап, елап саубуллашты. Китте дә бер хәбәре дә булмады. Көзгелеккә хаты килде. Без сөенешеп, хатны күтәреп, абзыкайдан хат килде, дип әткигә каршы йөгердек. Беребез дә русча укый белмибез. Әтки, Габделкәрим, бу, балалар бер дә юньлелеккә түгелдер дип, хатны тотып сельсоветка китте. Анда барып хатны укытканнан соң, абыйның үлгәне билгеле булган. Әти егылып-егылып елады,– дип сөйли Рәйсә апа.

–Халыктан салым түләтәләр иде. Бервакыт уполномоченныйлар килеп тышкы баздан 2 центнер бәрәңгебезне алып киттеләр. Ә көзен ындырдагы бәрәңгене башта колхоз эшенә барыгыз дип алдырмыйлар. Аннары сыерың бармы-юкмы дип сорап тормыйлар. Һәр гаилә 200 литр сөт бирергә тиеш. Инәкиләр берничә көннең каймагын җыеп, май язып , заемга түләргә базарга май алып баралар, саталар иде. Әле, җитмәсә аларны базарга да җибәрмиләр, колхоз эшен калдырмагыз дип, юлдан борып кайтаралар иде. Алар кача-кача гына полосалар буйлап барыбер базарга барырга мәҗбүрләр, чөнки заемга акча кирәк. Барысын да күрдек–сарыклардан итен-тиресен тапшыру да мәҗбүри булды, хатыннарга, яше җиткән кызларга өч баласы булганчы налог түләтеп тору бурычы да булды. Барысына да чыдадык – дип үткәннәрне искә ала өлкән яшьтәге күршем.

Ришат Хөҗҗәтов, хезмәт ветераны.

Иске Богады авылы.
Читайте нас: