+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
23 март 2018, 12:00

Эпидемия чигенергә ашыкмый

Башкортстанда кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны 31 процентка арткан.

Тоташ алганда, ил буенча эпидемиологик чикнең артуы Русиянең 23 субъектында теркәлгән.
7 төбәктә – 2 яшькә кадәр, 11 төбәктә – 3-6, 12сендә – 7-14 яшьлекләр, 14 төбәктә 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында грипп һәм ОРВИ белән авыру очракларының бер атнада тиешле чикне үтүе теркәлгән.
10 меңгә якын кеше лаборатор тикшеренү үткән. Аларда грипп авыруы өлеше 65,3 процентка җиткән, күпчелек гриппның А һәм В төрен йоктырган.
Читайте нас: