+18 °С
Ясно
Общество
22 Марта 2018, 08:02

Умырзая өзмәгез...

Яз чәчәкләрен өзүчеләргә. сатучыларга һәм хәтта алучыларга да зур күләмдә штраф яный.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы гражданнарны "Кызыл китап"ка кертелгән умырзаяларны өзәргә, сатарга һәм сатып алырга ярамавын искәртә. Яз чәчәгенең бер үсентесен өзгән өчен - 300 сум, ә алар үскән урыннарга зыян китерүчеләргә 1 гектар мәйдан өчен 450 мең сум штраф салыначак.
Умырзая сатучылар, сатып алучылар, яки аны кая да булса озату белән шөгыльләнүчеләр өчен штраф билгеләнгәннән 3 тапкыр күбрәк булачак.
Читайте нас