+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 март 2018, 17:47

Биш тапкырга күбрәк

Республика агросәнагать комплексының кадрлар потенциалына ярдәм күрсәтү программасы чикләрендә яшь белгечләргә бер тапкыр пособие түләү буенча 2009 елдан бирле гамәлдә булган тәртип үзгәртелде.

—Хәзер вуз тәмамлаучыга — 500 мең сум, ә урта һөнәри белем алган белгечкә 300 мең сум акча түләнәчәк. Элек каралган суммадан биш тапкырга күбрәк бу, — диде БР Хөкүмәте президиумы утырышында вице-премьер, БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Республика бюджетында 2018-2020 елларга әлеге максатларга 70,6 миллион сум акча каралган.
БР Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов бу белгечләрне нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларга гына урнаштырырга тәкъдим итте.
Читайте нас: