+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2018, 12:36

«Полиция һәм балалар» операциясе

Балигъ булмаганнар тарафыннан һәм аларга карата җинаять кылуга булышлык итүче шартларны һәм сәбәпләрне ачыклау, шулай ук үсмерләрдә законга хөрмәт тәрбияләү максатында, район территориясендә 20-30 мартта «Полиция һәм балалар» операциясе үткәрелә.

Операция барышында балаларын асрау, тәрбияләү һәм укыту буенча үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарны, шулай ук балалар белән каты мөгамәлә очракларын ачыклау өчен, торак сектор тикшерелә. Балигъ булмаганнарны җинаять кылуга җәлеп итүче кешеләрне, төнге вакытта җәмәгать урыннарында әти-әниләреннән башка йөрегән 17 яшькә кадәрге балаларны ачыклау максатында, яшьләр күпләп җыела торган урыннарны тикшерү оештырыла.
Әлеге операция ел саен үткәрелә, узган елда административ хокук бозулар турында 12 протокол төзелде. Шул исәптән 5 балигъ булмаган баланың төнлә комендант сәгатен бозуы билгеле булды. Профилактик чаралар йомгаклары буенча әти-әниләрнең бала тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәү очраклары ачыкланды. Мәсәлән, баласы белән каты мөгамәләдә булган өчен, бер әтигә карата Русия Федерациясе Җинаять кодексының 156 статьясы буенча «Балигъ булмаганны тәрбияләү буенча ата-ана бурычын бозган өчен»; балигъ булмаган баланы җинаять кылуга җәлеп иткән өчен, әти-әнигә карата Русия Федерациясе Җинаять кодексының 150 статьясы 4 кисәге буенча җинаять эше кузгатылды.
Әти-әниләрне кисәтергә телибез: исерек хәлдә җәмәгать урынында йөргән, сыра һәм спиртлы эчемлекләр кулланган балигъ булмаган бала хокук бозучы булып исәпләнә, аның җинаять кылуы да ихтимал.
Аянычлы нәтиҗәләргә юл куймас өчен, балаларыгызга карата игътибарлырак һәм уяурак булыгыз. Шуны онытмагыз: һәр әти-әни үз баласы, аның сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплы.
А.НӘФЫЙКОВА, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция лейтенанты.
Читайте нас: