+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 март 2018, 12:17

Киләчәкне сайладык

Көтеп алынган Сайлаулар шаулап-гөрләп үтеп тә китте.

Анда катнашу илебезнең һәр гражданының төп бурычы. Сәвәдебаш авыл халкы да моңа җаваплы карады. Иртә таңнан авылыбыз мәдәният йортында урнашкан 1569 санлы сайлау участогында кеше өзелмәде. Сайлаулар зур бәйрәм төсен алды. Анда килгән халык җырлап-биеп күңел ачты, аннан укучыларыбызның әти-әниләре мәктәп спорт залында физкультура укытучысы Хәҗиев Рамиль Радис улы тарафыннан оештырылган волейбол ярышында катнашты. Искиткеч күңелле булды бу ярыш. Бик күп еллар кулларына туп тотмаган әтиләрнең уеннан аерыласы да килмәде. Алар укучы балалар командасына каршы да уйнадылар, әниләрдән торган хатын-кызлар командасына каршы да уйнадылар. Бу сайлаулар күңелләребездә бик күңелле бер матур көн булып истә калыр. Елларыбыз имин, күкләребез аяз булсын. Яңа сайланган ил җитәкчебез халкыбызның тормышын яхшырту өчен, бар көчен һәм тырышлыгын салып хезмәт итсен дигән изге теләктә калабыз.
Читайте нас: