+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 март 2018, 13:02

Авыл яшьләре өчен конкурс игълан ителде

"Русия авыл яшьләре берлеге" авыл җирендә яшәүче иҗтимагый лидерларны ачыклау максатыннан бәйге игълан итте.

Бәйге Федерация Советының Аграр җитештерү сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, Президент грантлары Фонды белән берлектә үткәрелә. Анда 18 яшьтән 35 яшькәчә авыл активистлары катнаша ала. Алар авыл җирендә эшкуарлык, белем бирү, мәдәният яисә спорт өлкәсе, сәламәтлек саклау һәм гражданлык активлыгы юнәлешләрендә уңыш казанган булырга тиеш.
Конкурста катнашу өчен быел 10 апрельгә кадәрhttp://rssm.su/news/main/3489 сайтында электрон гариза бирергә һәм “Авыл. Китәргә ярамый калырга. Үз өтереңне куй!” темасына эссе язарга һәм портфолио (Диплом, Грамота, Рәхмәт хатлары) эләргә кирәк.
Конкурсның экспертлары - Иҗтимагый палата, Федерация Советы, дәүләт хакимияте һәм фәнни өлкә белгечләре.
Җиңүчеләрне Русиянең бер субъектында үз юнәлешләре буенча белем күтәрү мөмкинлеге, кызыклы мастер-класслар, экспертлар лекциясе, шәхси үсеш буенча тренинглар, яңа дуслар, бер төрле уйлаучылар командасында онытылмаслык мизгелләр һәм тәҗрибә көтә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, авыл яшьләре федераль ресурс үзәге каршында профильле экспертлардан торган яшьләр түгәрәге оешачак.
Читайте нас: