+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 март 2018, 13:53

Баш та юк икән боларда!

Уфаның Черниковка бистәсендә үсмерләр тугыз катлы бер йортның түбәсеннән икенчесенә сикергән.

Донской урамындагы 34нче йорт түбәсендәге вакыйгаларны очраклы рәвештә бер ханым күргән һәм, видеога төшереп, Интернет челтәренә куйган.

Видеоны караган вакытта йөрәкләр жу итеп китә.

Анда тугыз катлы йорт түбәсендә йөрүче ике үсмер бер-бер артлы 1,5 метр ераклыктагы икенче йорт түбәсенә сикерә. Малайлар бу адымның куркыныч кына түгел, ә бик хәвефле булуын аңлап та карамыйлар.

"Минем сүзем юк! Баш та юк икән боларда! Әниләр, бәлки кемнәрдер үзләренең балаларын таныр!.." - дип ачынып яза видео авторы.
Читайте нас: