Алар арасында социаль өлкә объектлары: балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт-савыктыру комплекслары өстенлекне алып тора. Әйтергә кирәк, проект кысаларында республика Хөкүмәтендә расланган объектларның егерме бере агымдагы 2018 ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак.
Бу уңайдан шуны да билгелик: Башкортстан юбилее хөрмәтенә күтәрелүче объектларның бер өлешен файдалануга тапшыру 2017 елның азагында ук башланган иде. Бүздәк районы үзәгендә, мәсәлән, 150 урынлык балалар бакчасы эшли башлады. Әйтергә кирәк, бу яңалыкны Бүздәк авылының “Төньяк” бистәсе халкы олы куаныч белән кабул итте. Иң мөһиме – Башкортстанның 100 еллыгына күтәрелгән объект район үзәгендә балалар бакчаларына чиратны бетерүгә булышлык итте, димәк, яшь гаиләләргә районда демографияне яхшырту юнәлешендә яңа мөмкинлекләр ачты.
Агымдагы ел башында “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” проекты яңа исемнәр белән тулыланды. Атап әйткәндә, Туймазы шәһәрендә “Туймазы-Арена” спорт-боз комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Нәтиҗәдә, рес-публиканың көнбатыш төбә-гендә спортның кышкы төрләре – шайбалы хоккей, бозда фигуралы шуу белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылды. “Туймазы-Арена” әлеге спорт төрләре буенча Русия күләмендә ярышлар үткәрү мөмкинлеге дә бирә.
Гомумән, “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” проектының географиясе киң, ул республиканың һәр районында тормышка ашырылуы белән әһәмиятле. Күптән түгел генә, мәсәлән, проект кысаларында төзелгән янә бер объект Илеш районында да сафка басты. Ул – Иске Күктау авылы мәдәният йорты. Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов күптән түгел төбәккә эш сәфәре барышында биредә булып, яңа мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышып чыкты.
Юбилей объектлары һәр төбәкнең эчке ихтыяҗларына тәңгәл килүе, биредәге халык мәнфәгатьләренең күздә тотылуы белән дә әһәмиятле. Бу уңайдан Әлшәй районы үзәгендә, мәсәлән, бассейнлы физкультура-савыктыру комплексы төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта аның проект-смета документлары әзерләнгән, яңа объектның урыны да ачыкланган. Төзе-лешне җитез темплар белән алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр бар – электр, газ челтәрләре якыннан гына үтә. Бу җәһәттән шунысын да билгелисе килә: урын бик уңышлы сайланган – якында гына стадион, мәгариф учреждениеләре дә янәшәдә генә. Монысы инде спорт объектының нәтиҗәле файдаланылачагына ныклы ышаныч бирә.
Ә менә 100 объект исемлегенә кергән Благовар районы үзәге Языково Үзәк дәваханәсенең дәвалау корпусына янкорма төзелеше хәзерге вакытта ук киң колач белән бара. Әйтергә кирәк, төзүчеләр эшне тиз тота: объектның нигезе салынып беткән инде, хәзер стеналар күтәрелә. Шуңа да объектның республиканың 100 еллыгы бәйрәменә сафка басачагына шик юк.
Октябрьский шәһәрендә озак еллар дәвамында эчәр суга кытлык проблемасы сакланып килде. Хәлне яхшырту юнәлешендә эш берничә ел элек башланган иде. Ярмәкәй районының Иске Шах авылы янәшәсендәге Стивәнҗә елгасында сусаклагыч корылып, аннан Октябрьскийга суүткәр-геч сузылды. Аның беренче чираты файдалануга тапшырылу белән шәһәрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү яхшырды. Бу юнәлештә эш быел да дәвам иттереләчәк. Республика бәйрәме уңаен-нан Октябрьскийда күтәрелүче икенче мөһим объект – 1нче шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусын реконструкцияләү. Илле еллап элек салынып, нык искергән бинаны яңартуда заманча технологияләр куллану күздә тотыла. Монысы инде шәһәрнең архитектура үзенчәлеген саклап калу мөмкинлеге дә бирә.