+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 март 2018, 13:23

Авылны үстерү – өстенлекле юнәлеш

Республикабыз чираттагы тапкыр дөньякүләм мәсьәләләр каралган тәҗрибә уртаклашу үзәгенә әверелде.

Бу көннәрдә башкалабыз Уфа дөнья күләмендәге аграр казанышлар, Русиянең генә түгел, дистәләрчә илдән килгән билгеле предприятие-фирма җитәкчеләре һәм белгечләренең үзара тәҗрибә өйрәнү, проблемаларны уртага салып тикшерү мәйданчыгына әверелде. Аграр форумда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Ул күргәзмәләр залында аграр җитештерүнең барлык өлкәләренә караган казанышлар белән танышты.
Дүрт көн дәвам иткән форум тәмам. Әлегә ниндидер йомгак ясарга иртәрәк. Әмма шунысы бәхәссез: Башкортстан читтән килгән кунакларга һәм хезмәттәшлек итәргә теләүчеләргә инвестицион кли­матның яхшы булуын күрсәтте.
Федераль ведомство башлыгы урынбасары Иван Лебедев форумда катнашучыларны Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев исеменнән тәбрикләде һәм Башкортстанда уздырылган әлеге чараның илдәге агросәнәгать тормышындагы проблемаларны хәл итүдә яңа инновацияләр үрнәге булган мәйданчык булып торуын билгеләде. Мәскәү кунагының фикерен куәтләп, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов аграр фо­румның Башкортстанда авыл хуҗалыгын кайсы юнәлештә һәм ничек үсәргә тиешлеген билгеләүдә зур адым булачагын ассызыклады.
Республика Башлыгының пленар утырыштагы чыгышы форумда катнашучылар тарафыннан зур кызыксыну уятты. Рөстәм Зәки улы чыгышында республикада аграр тармакның нинди юнәлештә үсәргә тиешлеге турында сөйләде һәм тармакта бизнесны үстерү өчен һәркемгә ишекләрнең ачык булуын белдерде.
— Безнең төп императив — республикада яшәүче һәм безгә килүче кунаклар өчен тормыш яхшы булырга тиеш. Без кешеләр өчен эшлибез, гражданнарыбызның тормыш шартлары сыйфаты даими рәвештә үссен дип тырышабыз. Бу максатка ире­шүдә авыл хуҗалыгы үсеше дә мөһим роль уйный, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы аграр җитештерүдә фермерларның роле үсүен ассызыклады, аларга дәүләт ярдәме артуын билгеләде. Рөстәм Зәки улы яңа технологияләрнең авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген, сыйфатын күтәрүдә, аграр өлкәдә хезмәт җитеш­те­рүчәнлеген үстерүдә мөһим инструмент булуына игътибар юнәлтте.
Халыкара күргәзмәнең, тармак юнәлешләренә карап, һәркайсысы аерым мәйданчыкта урнашуы анда очрашу һәм аралашу мөмкинлек­ләрен киңәйтте. Махсус стендларда аграр җитештерү, логистика, инвестиция җәлеп итү һәм эшне коопе­рациягә берләшеп оештырырга теләүчеләр өчен тулы мәгълүмат тәкъдим ителде.
Пленар утырышның икенче өле­шендә Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов катнашты һәм чыгыш ясады. Форумда катнашучыларны ул республикада шәхси ихаталарга һәм фермер хуҗалык­ларына дәүләт ярдәме күрсәтелүе һәм аның нәтиҗә­ләре белән таныштырды.
— Аграр җитештерүдәге перспективада традицион тармаклар мөһим роль уйный. Җир эшкәртүдә органик юнәлешләргә өстенлек биреләчәк. Органик продукция җитештерүдә, эшкәртүдә һәм сатудагы чыгым­нарның бер өлешен кайтарып бирү буенча республикада эш алып барыла, — диде Премьер-министр.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның халыкара күргәзмәдә Русия һәм чит ил компанияләре вәкил­ләре белән очрашуы форумны тагын да җанландырып җибәрде. Республика Башлыгы күргәзмәдәге стендлар белән танышты, чит ил һәм башка төбәкләрдән килгән эшлекле даирә­ләрнең Башкортстанга килү мөмкинлекләре белән кызыксынды. Күргәзмәнең абруйлы кунаклары — Чехиянең “Farmtec” компаниясе, мәсәлән, аграр тармакта терлекчелек һәм җитештерү калдыкларын эшкәртүче җиһазлар эшли һәм Башкортстанда алар уңышлы файдаланыла. Алар Рөстәм Зәки улын әлеге бизнесларын тагын да киңәйтәчәкбез, дип ышандырды.
— Бездә агросәнәгать тармагын 2020 елга кадәр стратегик үстерүнең һәм 2030 елга кадәр исәпләнгән республика программалары бар. Алар буенча без максатлы бурычлар билгеләдек, аларның үтәлешен тәэмин итәбез. Безнең Хөкүмәт өчен алар — төп ориентир һәм әлеге бурычлар тормышка ашсын өчен без барысын да эшлибез. Без авыл хуҗалыгына һәрвакыт ярдәм иттек һәм шулай дәвам итәчәкбез. Эшләр­гә теләк бел­дерүчеләргә ярдәм күрсәтелә. Аграр форумның иле­безнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур этәргеч бирәчәгенә ышанам, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: