+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 март 2018, 13:28

Ачыклык – төп таләп

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев 18 марта үтәчәк Русия Президенты сайлауларына әзерлек турында матбугат конференциясе үткәрде.

Анда сайлауларның үзенчәлеге, сайлау участокларының әзерлеге, халыкка бу сәяси чара турында тулы мәгълүмат җиткерү турында сүз барды.

7 мартка алынган мәгълүматлар буенча, сайлаучылар исемлегенә республикадан 3 043 583 кеше кертелгән. Русия Президентын сайлау өчен 3 068 066 бюллетень әзерләнгән. Алар, гадәттәгечә, урыс, башкорт, татар телләрендә басылган. Сайлауларга 3398 стационар сайлау участогы һәм гражданнарның вакытлыча булган 38 участок урыны буенча (дәваханә, шифаханә һ.б) әзерләнгән.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча, 1009 бина видеокамералар белән җиһазландырылган. Сайлаучыларның 60,85 проценты шундый сайлау участокларында тавыш бирәчәк.

Сайлауларда 181 участок комиссиясе тавышларны санар өчен сайлау бюллетеньнәрен комплекслы эшкәртү (КОИБ) җиһазын кулланачак. Республикада яшәүчеләрнең 10,7 процентының тавышы шул рәвешле саналачак.

— Халыкка булачак сайлаулар турында тулы мәгълүмат җиткерүгә зур игътибар бирелде. Республикада беренче тапкыр 431 реклама корылмасы кулланылды. Моннан тыш, киңкүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек, халык белән очрашулар да даими оештырылды, — диде Хәйдәр Арслан улы.

13-17 мартта участок сайлау комиссияләре теркәлгән урыннарында булмаган сайлаучылардан башка җирдә тавыш бирү теләге турында гариза кабул итә. Анда гражданның паспорты, сайлау участогының номеры һәм башка мәгълүматлар күрсәтелә.

— Сайлауларда башка өлкәләрдән килгән күзәтүчеләр дә булачак. Русиянең сайлаулар турындагы законнарына ярашлы, без аларга да эшләрен башкару өчен мөмкинлекләр тудырырга тиешбез. Гомумән, сайлауларга тиешенчә әзерләндек һәм республикада яшәүчеләр анда актив катнашыр, дип уйлыйм, — диде Хәйдәр Вәлиев.
Читайте нас: