+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 март 2018, 16:37

Миллионны нольга алыштырган...

Мәскәүдә яшәүче бер ир бер миллион доллар акчасын Русия сумнарына алыштырырга булган.

Танышлары аңа зур файда белән алыштырып була торган урынны киңәш иткән. Операционист сумка белән акчаны алган, санарга дип, кассаны япкан һәм башкача ачмаган. Ул яшерен ишектән чыгып югалган.
Хокук саклау органнары явыз ниятле кешеләрнең эзенә төшә, акчалар табыла.
Миллионлы ирнең теге танышларының да кара эштә катнашы булып чыга.
Хәзер аларга ун елга якын иректән мәхрүм ителү яный.
Тикшерүче әйтүенчә, кешеләр мондый явызларга саранлык нәтиҗәсендә эләгә. Чөнки мошенниклар кешене алдап, әллә нинди файдалы операцияләр тәкъдим итә...
Читайте нас: