+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 март 2018, 13:21

Хәерчелек дәрәҗәсе кимиячәк!

Моңа Русия гражданнарының керемнәрен арттыру һәм социаль ярдәм күрсәтү системасын тагы да нәтиҗәлерәк итеп оештыру исәбенә ирешеләчәк.

Президент Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында дәүләтнең социаль өлкәдәге төп бурыч­ларына зур игътибар бүлде. Ул сүзне иң кискен проблема – хәерчелектән башлады. Соңгы елларда икътисади кризис нәтиҗәсендә аның дәрәҗәсе бераз артты. Бүген 20 миллион граждан хәерчелек чигендә яши. Әлбәттә, бу 2000 елда булган 42 миллионнан ике тапкыр азрак. Ләкин барыбер бик күп. Хәтта кайбер эшләүче кешеләр дә авырлыкта көн күрә.
– Без тарихта тәүге тапкыр минималь хезмәт хакын яшәү минимумы белән тигезләдек. Әлеге норма шушы елның 1 маеннан гамәлгә кертеләчәк һәм дүрт миллион кешенең керемендә уңай чагылыш табачак. Бу мөһим адым булса да, проблеманы төптән хәл итү түгел әле, – диде ул.
Президент киләсе алты ел эчендә гражданнарның керемен эзмә-эзлекле арттыру һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсен ким дигәндә ике тапкыр киметү бурычы куйды. Аны хәл итү өчен мәшгульлек структурасын җитди яңартырга, социаль ярдәмнең барлык системасын максатлы итәргә кирәк. Аны фәкать мохтаҗ булган гражданнар гына алырга тиеш.
– Ил үсешенә зур өлеш керткән өлкән буынга ярдәм итү – безнең әхлакый бурычыбыз, – дип билгеләде Русия башлыгы. – Бу бурыч комплекслы хәл итүне таләп итә. Яңа Хөкүмәт өлкән буын кешеләренә ярдәм итү һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту буенча махсус программа әзерләргә тиеш булачак, – диде ул.
Өлкән кешеләрнең актив, сәламәт тормышы өчен лаеклы шартлар тудырылырга тиеш. Әмма иң мөһиме – пенсияләр күләмен арттыруга, аларны даими индекслауга ирешү. “Пенсия күләме белән кешенең пенсиягә чыкканчы алган хезмәт хакы арасында аерманы кыскартуга омтылачакбыз”, – диде Владимир Путин. Ул шулай ук өлкән кешеләргә медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, ялгыз яисә авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итү турында да аерым белдерде.
Былтыр Русиядә өч миллион гаилә торак шартларын яхшырткан. Ил башлыгы ел саен биш миллион гаиләне тораклы итү бурычын куйды. Бу катлаулы бурыч, ләкин хәл итмәслек түгел.
– Торак сатып алу мөмкинлеген арттыруның өч юлын күрәм: беренчесе – гражданнарның керемен арттыру, без моны тәэмин итәргә тиеш. Аннары ипотека кредитлавы ставкасын киметү һәм, әлбәттә, торак базарында тәкъдимне арттыру, – диде ул.
2001 елда Русия буенча нибары дүрт мең ипотека кредиты бирелгән. Былтыр исә аларның саны миллионга якын булган. Декабрьдә уртача ставка тәүге тапкыр 10 процент чигеннән төште. Киләсе алты елда ипотека күпчелек гаиләләр алырлык булырга тиеш.
Узган гасырның 50-60нчы елларында илдә елына 60 миллион квадрат метр торак сафка кертелгән. Сиксәненче еллар азагында бу сан 70 миллионга якынлашкан. Бүген Русиядә ел саен 80 миллион квадрат метр торак төзелә. Безгә бу күләмне 120 миллион квадрат метрга җиткерергә омтылырга кирәк. Әгәр дә елына 5 миллион гаилә яңа тораклы булсын, дип телибез икән, 120 миллион квадрат метр төзү зарур!
Читайте нас: