+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
15 март 2018, 13:33

“Бердәмлегебез – үсеш нигезе”

Милләтара һәм конфессияара диалогны ныгыту мәсьәләләре Русия җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгендә.

1 мартта Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
— Быелгы Юллама, без яши торган бүгенге көн кебек үк, үзенчәлекле, — дип башлады ул сүзен. — Безнең бүген ясаган һәр адымыбыз, кылган гамәлләребез бик зур әһәмияткә ия. Чөнки алар дистәләрчә ел алга илебезнең язмышын билгели.
Нәкъ менә шундый, кискен үзгә­решләр чорында Русия үсешкә, яңа­рышка сәләтле икәнлеген күп тапкырлар исбатлады. Шәһәрләр төзеде, галәмне буйсындырды, зур ачышлар ясады. Шушы һәрвакыт алга омтылыш, илдә яшәүче халыкларның традицияләре һәм кыйммәт­ләрнең берләшүе безнең меңь­еллык тарихыбызның күчәкилү­чәнлеген тәэмин итте.
Без зур һәм катлаулы үзгәртеп коруларны үттек, яңа һәм катлаулы икътисади һәм социаль мәсьәләләрне хәл иттек, Русиянең бердәмлеген саклап калдык, ирекле һәм үзаллы демократик җәмгыять төзедек.
Ил тормышының барлык өлкәләрендә тотрыклылыкка ирештек. Бу безнең күпмилләтле, катлаулы федератив корылышлы, күп төрле мәдәнияткә ия ил өчен аеруча мөһим.
Без Русиянең тотрыклы үсешенә ирештек. Ләкин тотрыклылык – ул нигез, ә үсеш өчен гарантия түгел. Тотрыклылыкка ирештек дип тынычланып калырга ярамый. Аеруча кайбер проблемалар хәл ителмәгәндә.
Русия – көчле икътисади һәм оборона потенциалына ия әйдәүче илләрнең берсе. Ләкин кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү юнәлешендә әле бил­геләнгән максатка ирешмәдек. Безгә моны эшләргә кирәк һәм ул эшләнәчәк.
Алдагы еллар илебез киләчәге өчен хәлиткеч роль уйнаячак. Монда сүз технологияләрне үстерү турында бара. Бу өлкәдә артта калуга юл куелмаска тиеш. Технологияләрдә артта калу үзаллылыкны югалту ул. Бездән көчле җавап көтәләр. Без андый җавап бирергә әзер.
Владимир Путин сүзләренә караганда, дөньяда дәүләтнең роле, позициясе табигать ресурслары, җитештерү куәтләре белән түгел, ә кешеләре, һәркемгә үз сәләтләрен үстерү, шәхес буларак танылу өчен шартлар тудыру белән билгеләнә. Русия граж­даннарының иминлеге – безнең дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Кешеләргә шәхес буларак үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш.
— Дөнья сынау чорын үтә. Нинди ил үзгәрергә сәләтле, кем хәрәкәт итә, алга ом­тыла – шул лидер булачак. Илебез, халкыбыз тарихның үсеш этапларында һәрвакыт алга омтылды. Соңгы 30 елда без шундый зур үзгәрешләргә ирештек, моның өчен кайбер дәүләтләргә йөз ел таләп ителә.
Без һәрвакыт ныклы адымнар белән үз юнәлешебездә барачакбыз. Бер­дәмлегебез – үсешнең ныклы нигезе. Берсүзсез, алдагы дистә еллар, XXI гасыр, безнең зур җиңүләребез чоры булачак. Шулай булачагына мин ышанам, — дигән сүзләр белән тәмамлады чыгышын Владимир Путин.

Читайте нас: