+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 март 2018, 13:24

Ана һәм балага игътибар тагын да артачак

Киләсе алты елда бу максатта федераль казнадан 3,4 триллион сум бүлү күздә тотыла.

Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында илнең демография хәленә аерым тукталды. Ул бу җәһәттән булдырылган программалар нәтиҗә бирүен сызык өстенә алды һәм киләчәктә дә шушы юнәлештә эшчәнлек дәвам итәчәген белдерде.
— Алдагы бишьеллыкта 500 меңнән күбрәк балалы гаилә ташламалы ипотека ярдәмендә торак хәлен яхшырта алачак. Шулай ук балалар поликлиникаларын һәм дәваханәләрдәге балалар бүлекләрен яңарту буенча программалар гамәлгә ашырылачак. Моннан тыш, алдагы өч елда 270 мең сабыйга балалар бакчасында урын булдырылачак. Киләсе алты еллыкта илнең демография хәлен үстерү, ана һәм балаларны яклау өчен 3,4 триллион сум акча бүленәчәк. Бу узган алты ел күрсәткечләреннән 40 процентка күбрәк, — дип белдерде Президент.
Өлкән буынга бөтен яклап та ярдәм итү — изге бурычыбыз. Алар — ил үсеше­нә зур көч салган хөрмәтле кешеләр. Владимир Владимирович килә­чәктә аларны системалы яклау һәм тормыш сыйфатын күтәрү өчен махсус программалар булдыру зарурлыгын сызык өстенә алды. Шулай ук Юлламада олы яшьтәге кешеләргә актив, сәламәт яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру кирәкле­генә дә басым ясалды. Әм­ма төп бурыч — пенсияне арттыру, аның даими индексланып торуын тәэ­мин итү. Бу инфляция күр­сәт-кечләреннән югарырак булырга тиеш.
— Хаклы ялга чыгучы­ның пенсия күләменең эш хакы белән аермасын ки­метүгә басым ясаячакбыз. Һәм, әлбәттә, медицина, социаль хезмәтләндерүнең сыйфатын күтәрү, ялгыз яисә авыр тормыш шартларында кал­ганнарга ярдәм күрсәтүгә дә зур игътибар бүленергә тиеш, — диде ул.
Владимир Путин чыгышында гомер озынлыгын арттыруны да сызык өстенә алды. 2000 елда бу күрсәт­кеч якынча 65 яшь тәшкил итә иде. Ир-егетләрнең гомер озынлыгы 60 яшькә дә җитмәде. Бүген исә Русия халкының гомер озынлыгы якынча 73 яшь.
— Әмма бу гына аз. Киләсе унъеллык ахырына “80 плюс” клубындагы илләр исемлегенә керергә тиешбез. Анда гомер озынлыгы 80 яшьтән күбрәк. Бүген Япония, Франция, Германия бу күрсәткеч­ләргә ия. Шул ук вакытта сәламәт, актив, сыйфатлы гомер озынлыгы турында сүз йөртергә кирәк, — дип белдерде Президент.
Башкортстан озак еллар туым күрсәткече буенча илдә алдынгы урыннарда килсә, былтыр бу күрсәткеч бездә дә түбәнәйде. “Башкортостанстат”тан алынган мәгъ­лүматлар буенча, 2017 ел­ның гыйнвар-декабрь айларында 49260 сабый дөньяга аваз салган. Бу 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, 11,4 процентка ким­рәк. Белгечләр әйтүенчә, моның сәбәбе — бала туды­ру яшендәге хатын-кыз­лар­ның кимүе. 90нчы елларда беренче бала тудыручы хатын-кызның яше якынча 23,1 булса, 2016 елда ул 25,7гә кадәр җит­кән.
2017 елда республикада 50261 кеше вафат булган. 2016 ел белән чагыштырганда, 4 процентка кимрәк.
Республиканың демография хәлен күз уңында тотканда, миграция турында да онытырга ярамый. Былтыр Башкортстаннан 2607 кеше чит өлкәләргә күчеп киткән, ә 2016 елда бу күрсәткеч 7390 иде. Респуб­ликаның 7 районында һәм Уфа, Нефтекама, Сибай шәһәрләрендә күчеп килү­челәр саны арту күзәтелә.
Читайте нас: