+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 март 2018, 12:53

Якташыбыз Айдар Закиев белән очрашу

Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гасырлар үтсә дә югалмый торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар.

Юк, асылташлар түгел. Бәясен бер нәрсә белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен әһәмияте арта барган бу кыйммәтле хәзинә - китаплар. Якташларына шушы рухи байлыкны бүләк иткән Айдар Закиевның “Күбәләк канатлы бал корты” исемле икенче яңа китабының исем туе нәкъ менә шушы асыл сүзләр белән башланып китте.
Бу көнне язучы белән очрашырга район китапханәсе Айдар Мидхәт улының иҗатын белгән, хөрмәт иткән, китаплары белән кызыксынучы, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган күпсанлы китап укучыларын җыйды. Әлеге очрашу көнен барыбыз да зур кызыксыну белән көттек. Шулай булмый ни, авылыбыз тарихында икенче китабын чыгарган һәм тиз арада үз укучыларын табып өлгергән яшь язучы, авылдашыбыз белән очрашу бит бу! Очрашуга китапханә хезмәткәре Акчурина Гөлнур Мәүзир кызы язучының тормыш һәм иҗат юлына багышланган бай эчтәлекле презентация әзерләде. “Айдар Закиевның иҗат дулкыннары” дигән китап күргәзмәсендә язучының төрле басмаларда дөнья күргән әсәрләре, китаплары урын алган иде.
Очрашу кичәсе ике өлештән торды. Беренче өлешендә якташыбызның балачагы, мәктәп, университет чоры, иҗаты булды. Кайчандыр Айдарның туган мәктәбендә тел һәм әдәбият укыткан, аның уңышлары белән бергә сөенеп, аны канатландырып һәм дәртләндереп торган Сания Кашфулловнада Айдарның иҗатка беренче адымнарын турында бик хисләнеп сөйләде. Әйе, Айдар Закиевны туган ягында, ул укыган Каран урта мәктәбендә яраталар, үз итәләр. Язучы белән очрашулар монда еш була. Бүгенге көндә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан Зөлфия Җәмил кызы Мансурова язучы белән тыгыз элемтәдә эшли. Ул үзе дә мәктәптә укыганда Айдар белән төрле иҗади ярышларда бергә катнашуларын исләде. Язучының яңа китабында урын алган “Ике җан”,”Тегермән”,”Би-би”, “Күбәләк канатлы бал корты”,”Соңгы әкият” исемле хикәяләрне анализлады.
Очрашуда Айдарның сыйныф җитәкчесе Асия Әхсәновна да катнашты. Үзе җитәкче булган сыйныфының бик тату, бердәм булуы, бергәләп узган кызыклы чаралары турында сөйләде. Истәлекле фотолар алып килгән иде.
Шулай ук очрашуда катнашкан классташларының күзләреннән Айдар белән горурлану, аңа соклану хисләрен күрергә мөмкин иде.
Менә сүз көтеп алынган кунак, язучы якташыбызга бирелде. Ул әсәрләренең язылу тарихын, истәлекле вакыйгалар сөйләде. Барлык сорауларга бик теләп җавап бирде. Каран авыл мәдәният йортында эшләгән Роза Шарипова якташыбыз Яңа Актауда туып үскән Ирек Габдрахманов иҗат иткән “Ташламагыз туган нигезләрне” , Рита Дистанова башкаруындагы “Дусларга”дигән җырлары очрашуыбызга тагын да ямь өстәде.
Әйе, Айдар Закиев- бүген үзе бер калкулык, күп милләтле халкыбызның әлегә бер күзгә күренеп күтәрелгән калкулыгы. Шул калкулыктан иҗат чишмәсе татарча чылтырап-чылтырап ага, көчле ага,моңлы ага. Әлбиттә бу китап язучының чираттагы китабы да, соңгы китабы да түгел. Әле Айдар Мидхәт улы иҗатының иң чәчкә аткан чоры. Без аның иҗат җимеше “Күбәләк канатлы бал корты” исемле китабын яратып кабул итәбез икән, димәк, аның иҗади киләчәге дә уңышлы булачак. Чынлап , табигате белән тыйнак , гади күңелле, җор телле якташыбыз әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итә.
Өч сәгатькә сузылган якташыбыз белән очрашу кичәсе җанлы, күтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә бер сулышта узып китте һәм безнең күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды. Кичә ахырында очрашуга килгән авылдашлар автор кулы куелган китаплар алдылар, аның белән бергәләшеп фоторәсемгә төштеләр. Кичәдә катнашучылар бырысы да үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Китапханә директоры Зөлфия Мидхәтовна язучыга истәлекле бүләк тапшырып, язучыга иҗат чишмәсенең саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән безне, якташларын куандырып торуын теләде. Без үз чиратыбызда, якташыбыз Айдар Закиевка очрашуга кайткан өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.
Зөһрә Аскарова, Каран авыл китапханәчесе.
Читайте нас: