+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 март 2018, 17:17

Беркатлы әбиләр алданган

Ханты-Манси автономияле округында яшәүче бер ханым Башкортстан пенсионерларын 211 мең сумга алдаган.

2016 елның февраленнән 2017 елның ноябренә кадәр ул, өлкән кешеләрнең ышанычын яулап, аларга ул икенче шәһәрдән биредәге дәваханәдә ятучы ире янына килүенә, үзенең яшәр урыны булмавына зарлана. Беркатлы әбиләр иренә операция ясату өчен аңа бурычка 8 меңнән 68 мең сумга кадәр акча бирә. Залогка хатын алтын әйберләрен калдыра, ләкин соңыннан аларның бижутерия булуы ачыклана.
Алдакчы кулыннан республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче сигез әби зыян күргән. Җинаятьче тотылып, суд алдына баскан.
Читайте нас: