+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 март 2018, 14:32

Кызлы әниләр бәйгесе

Сәвәдебаш мәктәбе үзе дә, укытучылар коллективы да кечкенә булуына карамастан, калганнардан калышмыйча, һәр бәйрәмдә нинди дә булса чара уздыра килә. Кичәләр дә, концертлар да, төрле бәйгеләр һәм конкурслар да үтеп тора.

Менә әле җидесендә үткәрелгән 8 март – Халык-ара хатын-кызлар көне дә башка еллардагыдан үзенчәлеклерәк үтте. Ул гади генә булмады, күңелләргә уелып калырлык булды. Кичәгә әниләр һәм картәниләр кунакка чакырылды, инде балалары үсеп таралышкан авылдашларыбыз да бу чарадан читтә калмады - актив тамашачы булды. Укучы балалар әниләренә шигырьләр, җырлар, биюләр һәм нәни куллары белән тырышып әзерләгән котлау открыткалары бүләк иттеләр.

Кичәбезнең икенче өлешендә кызлы әниләрдән ике команда төзелде һәм алар арасында КВН уздырылды. Алар тапкырлыкта, зирәклектә, уңганлыкта көч сынаштылар. Алдан өй эше бирелгән иде: кызларына причёска ясарга һәм мода тәкъдим итәргә хәзерләнеп килергә.

Әниләр шулкадәр ихлас әзерләнгәннәр. Иң беренче бәйгебез “Әйдәгез, танышыйк”, икенче бәйге – причёска яклау, өченче бәйге - мода күрсәтү, дүртенчесе – бию, бишенчесе – тәмлетамак, алтынчысы- җыр бәйгесе булды. Алар төрле кызыклы һәм шаян уеннар белән аралаштырып алып барылды. Әниләр бию өйрәнеп кенә калмаганнар, хәтта киемнәрен дә үзләре теккәннәр. Әниләр үзләрен зирәк тә, тапкыр да, өлгер дә, талантлы да, шул ук вакытта тотынган эшкә бик җаваплы карауларын да тагын бер кабат исбатладылар. Жюрига эш бик җиңелдән булмады, чөнки әниләр барысы да беренче урынны яуларлык итеп әзерләнгәннәр. Балалары әниләренә карап сокланып та, горурланып та утырдылар.

Күп бала үстергән аналар Ибраһимова Резеда, Валеева Римма, Валеева Ләйсән, Ахъярова Регина, Габдрахманова Ләйсән, Гайнанова Гөлназ, Муллаянова Лилия, ике бала анасы Галимова Гөлнур, Хаҗиева Миләүшә, бер бала анасы Шавалиева Гөлнур һәм картәни Минбаева Альфира апалар

АНА дигән бөек исемне тулысынча акладылар. Алар барысы да төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар. Мәктәбебез директоры Ахъяруллина Айгөл Фидаил кызы аларга зур рәхмәтләрен җиткереп, “медальләр” тапшырды. Кичә аналар һәм балалар белән берлектә чәй табыны артында тәмамланды. Монда килгән бар халык та алып баручының сорауларына ихлас җавап биреп, катнашып утырды. Бу чара үзара тагын да якынаюга бер этәргеч булып тора. Бала тәрбияләүдә укытучылар һәм ата-аналар бердәм булсалар гына зур уңышларга ирешергә мөмкин. Кешеләрдән рәхмәтләр ишетү бу чараны оештырган мәктәп коллективы өчен дә зур сөенеч булды.

Ана, Әни, Әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән мәгънәгә ия. Кем генә булмыйк без, нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәрберебез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниләргә бурычлы. Укучыларыбызның барсының да әниләре исән-сау булсын. Балалары аларны сөендереп яшәсеннәр дигән теләктә калабыз. Аналарның күңелен кайгы – сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын.
Читайте нас: