+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 февраль 2018, 11:43

Авыручылар саны кими

Республикада салкын тию һәм грипп белән авыручылар саны кими башлады.

5 февральдән авыручылар саны кинәт артты.

Уфада гына салкын тидерүчеләр саны бер атна эчендә 8359 кешегә җитте. Шуның 64 проценты - балалар.

12-18 февральдә бу күрсәткеч янә 17 процентка күтәрелде.

Ә 19-26 февральдә авыручылар саны 21 процентка кимегән.

Башкаладан тыш, Стәрлетамак, Ишембай, Октябрьский, Туймазы шәһәрләрендә, Бакалы районында авыручылар саны күп булды.
Читайте нас: