+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 февраль 2018, 13:31

Якташыбызны искә алыйк

Район тарихында якты эз калдырган күренекле якташларыбызга рәхмәтле безнең халык.

15 ел элек 2003 елның 1 мартында районыбызның патриоты, ихлас кеше, оста оештыручы Ренат Әмирович Шәриповның гомере өзелде. 46 гына яшь иде аңа.
Ул укыган Сабай мәктәбенә аның исеме бирелде, истәлекле тактаташ ачылды. Район үзәге урамнарының берсе аның исемен йөртә, район һәм мәктәп музейларында аның хакында бай материал тупланган.
Данлы якташыбызны онытмаган кешеләрне 1 мартта 12.00 сәгатьтә аның кабере янында үтәчәк Хәтер көненә чакырабыз.
Рәсемдә: 2002 елның 14-15 июнендә Уфада үткән Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары: Рәүф Рәисович Миңнеәхмәтов, Ренат Әмирович Шәрипов һәм Ампир Шәйбәкович Сыртланов (кызганычка каршы, өчесе дә мәрхүмнәр инде).
Читайте нас: