+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 февраль 2018, 17:20

Җирдә тынычлык кирәк!

Русия Президенты Владимир Путин илдәге дәүләт сәясәтендә моның төп өстенлек булуын янә бер тапкыр сызык өстенә алды.

Узган атнада илебез халкы чираттагы тапкыр Ватанны саклаучылар көнен билгеләде. Әйтергә кирәк, төгәл бер гасырлык тарихы булган әлеге бәйрәмнең әһәмияте елдан-ел артканнан-арта. Бу аңлашыла да, чөнки һәр дәүләтнең нәтиҗәле үсеше өчен, тәү чиратта, аның имин, бәйсез, халкы ныклы якланган һәм сакланган булуы кирәк. Ә моны, беренче чиратта, куәтле Кораллы Көчләребез, курку белмәс, кыю, чын ватанпәрвәр ир-егетләребез тәэмин итә. Нәкъ шуңа күрә дә үзгәртеп кору елларындагы башбаштаклыктан соң, 2000 елда ил җитәкчелеген үз кулларына алган гамәлдәге Президент Владимир Путин, башка юнәлешләрдәге җитди бурыч-максатлар белән бергә, Русия Армиясен тернәкләндерү, аякка бастыру, ныгыту, яңа куәтләргә чыгаруны дәүләт сәясәтендә мөһим өстенлек итеп билгеләде. Шул рәвешле ике дистә ел дәвамында дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә Русия Армиясе бүген элекке данын кайтарып кына калмады, дөнья күләмендә иң абруйлы, заманча үсешкән, техник яктан югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән һәм сафларында ныклы хәрби тәртип булган Кораллы Көчләрнең берсенә әверелде.

Шул ук вакытта Русия җитәк­челеге илнең хәрби куәтен арттырып дөньяны куркытып тоту яисә хәрби агрессия максатын бер вакытта да куймады. Кире­сенчә, кыерсытылганнарны яклау, андыйларны басып алучылар агрес­сиясеннән курчалау, сугыш чукмарларын акылга утырту ил­дәге дәүләт сәясәтендә төп өс­тенлек булды һәм шулай булып кала да. Бу җәһәттән Русия җитәкче­легенең позициясе гади һәм һәркемгә аңлаешлы: Җирдә тынычлык булырга тиеш!

Узган атнада үткән тантаналы чараларда һәм эшлекле очрашуларда да Президент Владимир Путин моны аерым сызык өстенә алды. Атап әйткәндә, 22 февраль­дә Кремль сараенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткән тантаналы чарадагы чыгышында Владимир Путин, Кораллы Көчләр ветераннарын, хәрбиләрне һәм гражданнар персоналын ихлас тәбрик итеп, аларның һәркайсы­ның иңенә илебез иминлеге, Җирдәге тынычлык өчен гаять зур җаваплылык салынганлыгына аерым басым ясады.

— Әлеге бәйрәмне бөтен ил халкы билгели. Аның нигезендә Русиянең оборона куәтен тәэмин итүчеләргә, безнең гражданнар­ның тыныч тормышын саклаучыларга карата булган тирән хөрмәт, бөтен халык сөюе кебек рухи кыйммәтләр салынган. Әйе, Ватанга хезмәт итү безнең илдә һәрвакыт иң мөһим, иң җаваплы эш саналды. Үз тарихында Русия тышкы басымга, үзенең бәйсез­легенә кул сузучыларга бер тапкыр гына каршы чыкмады. Безнең солдатлар, матрослар, офицерлар Ватаныбызны һәрвакыт лаеклы яклады һәм тышкы дошманны көч һәм корал белән генә түгел, рухи ныклык, илгә тирән сөю хисе белән дә җиңеп килде. Чөнки ватанпәрвәрлек безнең халыкның рухында ул. Һәм нәкъ шушы үзенчәлек илгә куркыныч янаганда, халыкны берләштереп, һәркемнән Герой ясарга сәләтле. Иң мөһиме — илебез халкы бүген дә шушы күркәм традицияләргә тугры кала, — диде котлау чыгышында Владимир Путин.

Ил Президенты билгеләвенчә, соңгы елларда Русия Армиясендә булган уңай үзгәрешләр дә бүген Ватаныбыз ныклы якланган дип әйтергә төпле нигез бирә.

— Соңгы еллар вакыйгалары хәрби әзерлек, коралландыру сыйфаты һәм хәрби техника куәте буенча Русиянең дөньяда әйдәүче позицияләргә күтәрелүен күрсәт­те. Бүген Русиянең иминлеге ныклы тәэмин ителгән дип ышанычлы рәвештә әйтергә мөмкин. Һәм без алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез. Русиянең оборона куәте барлык юнәлеш­ләрдә дә ныгый барачак. Һәм моны тәэмин итүдә, тәү чиратта, үзебезнең оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә, фәнни-тик­шеренү, конструкторлык үзәклә­ренең иң яхшы казанышларына таяначакбыз. Алар үзләренең эшкә һәм югары көндәшлеккә сә­ләтлелеген раслады да инде.

Әлбәттә, илнең Кораллы Көч­ләрен үстерүдә һәм ныгытуда аеруча мөһим рольне Русиянең офицерлар корпусы, барлык дәрәҗә командирлар уйный. Аларның һөнәри югарылыгы, заманча техниканы нәтиҗәле файдалануы, хәрби фәнне “биш”кә белүе иң катлаулы бурычларны да уңышлы тормышка ашыру мөмкинлеге бирә, — диде Президент.

Аңлашыла, югарыда телгә алынган бурычларны тормышка ашыруда, илнең Кораллы Көчләре белән бергә, иң колачлы эшне, әлбәттә, Русия җитәкчелеге, аерым алганда, Башкомандующий үзе алып бара. Бу җәһәттән Владимир Путин узган атнада гына да дөньякүләм дәрәҗәдә мөһим әһәмияткә ия ике эшлекле очрашу үткәрде. Аерым алганда, 22 февральдә ул Әрмәнстан, Венесуэла, Казахстан, Катар, Монголия, Сербия, Үзбәкстан, Беларусь, Әзербайҗан, Кыргызстан дәүләт­ләренең оборона ведомстволары җитәкчеләре белән очрашты.

— Погонлы кешеләр буларак, коралга, армиягә, дәүләтнең хәрби куәтләренә карата сез аерым мөнәсәбәттә торасыз. Бу юнәлеш­тә никадәр сак, аек акыл белән эш итәргә кирәклеген сездән дә яхшырак аңлаучы юк. Шуңа да дәүләтләребезнең һәм гомум иминлекне тәэмин итү эшендә һәркайсыгызга зур уңыш­лар телим, — диде очрашуда Владимир Путин.

Моңа кадәр исә, ягъни 20 февральдә, Президент Иминлек Советының даими әгъзалары белән очрашты, Сириядәге, аерым алганда, Африн тирәсендәге хәлгә бәйле фикер алышкан иде. Очрашуда, шулай ук, Ук­раинаның көньяк-көнчыгышын­да хәлне җайга салу һәм Минск килешүләрен тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде, илнең социаль-икътисади үсеш мәсьә­ләләре каралды.

Күренүенчә, ил иминлеге, оборона нәтиҗәлелеге, дөньякүләм тынычлыкны саклау мәсьәләләре Русия җитәкчелегенең һәрдаим җитди игътибар үзәгендә кала. Нәкъ шуңа күрә дә бүгенге яшәе­шебез тыныч, имин, бернинди хәвефләр дә янамый, килә­чәккә исә ныклы ышаныч белән багабыз. Бу җәһәттән алга таба да шулай дәвам итүен телисе генә кала.
Читайте нас: