+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
26 февраль 2018, 13:15

Үзәктә — Гаилә елы

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә үткән Хөкүмәт утырышында Гаилә елына бәйле чаралар планы каралды, 2018-20 елларда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү Программасы һәм аны тормышка ашыру белән бәйле “юл картасы” тикшерелде.

Чарада төрле министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, социаль һәм гуманитар өлкәдәге аерым уку йортлары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Башкортстанда Гаилә елы уңаеннан байтак эшләр, шул исәптән Хөкүмәт дәрәҗәсендәге чаралар үткәрү планлаштырыла. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту, ата-аналарның җаваплылыгын арттыру белән бәйле проект-программаларны тормышка ашыруда, бу өлкәдәге эшләрне республика һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә нәтиҗәле оештыруда Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы башлап йөрергә тиеш, дип билгеләнде очрашуда.
— Республикада балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча комплекслы чаралар тормышка ашырыла, — диде Рөстәм Хәмитов. — Әлеге максатларга акча бүленә. Шулай да, әлеге өлкәгә без күпме генә ресурс юнәлтсәк тә, нинди генә уңышлы карарлар кабул ителсә дә, гаиләнең абруен күтәрмичә һәм җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен ныгытмыйча, тиешле нәтиҗә булмаячак.
Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада 1,2 миллионга якын гаилә исәпләнә, шуларның 450 меңендә 18 яшькәчә балалар тәрбияләнә. Тулы булмаган, ягъни, әтиле яисә әниле генә гаиләләр — 300 мең, шуларның 265 меңе — балаларын ялгызы тәрбияләүче әниле. Димәк, Башкортстандагы һәр икенче гаилә — тулы түгел. Ялгыз әтиле гаиләләр дә 30 меңгә җитә.
Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, тулы булмаган һәр гаилә — әлбәттә, фаҗига, бала күңелендәге конфликт, балалар тормышында очраган каршылыклар. “Эшне гаиләләргә идеологик яктан ярдәм күрсәтүдән, гаилә мөнәсәбәтләрендәге проблемаларны өйрәнүдән башлап, бу өлкәдәге тискәре хәлләрне үзгәртергә тырышабыз”, диде Республика Башлыгы.
Хөкүмәт утырышында югарыда телгә алынган министрлык җитәкчесе Ленара Иванова республикада Гаилә елы уңаеннан башкарыласы эшләр, проектлар белән таныштырды. Республика күләмендә, шәһәр һәм районнарда кабул ителгән программаларны ел дәвамында тормышка ашыру буенча тәкъдим-фикерләр тыңланды.
Утырышның икенче көн тәртибе республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Рөстәм Зәки улы чыгышында билгеләнүенчә, республикада 460 меңгә якын шәхси хуҗалык исәпләнә һәм аларның күбесе җитештерү белән шөгыльләнә. Аграр җитештерүдә алар зур көчкә ия, әмма, билгеле сәбәпләр белән бу мөмкинлекләр файдаланылмый. Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүдә аларны уртак максатка тупларга кирәк. Республика Башлыгы фикеренчә, крестьян ихаталарында җитештерүне күтәрү, табыш алуны арттыру өчен аларны “җитештерү җепләре” белән бәйләргә кирәк. Шунысы куанычлы, узган ел республикада 39 авыл хуҗалыгы кооперативы барлыкка килгән. Хәер, аларның саны йөздән арта. Бу — ил төбәкләре арасында 12нче урын дигән сүз. Рөстәм Хәмитов республикада кооперация хәрәкәтен үстерүдә авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа командасына зур ышаныч белдерде.
Быел республикада авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүдәге бурычлар, аларга дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм турында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов таныштырды.
Читайте нас: