+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 февраль 2018, 11:29

Якташыбыз Айдар Закиевның иҗат капкалары “Күбәләк канатлы бал корты”

Әдәбият-матурлык иле, гүзәллек дөньясы.

Әмма гүзәллеге матур язуда гына түгел,ә гади нәрсәләр турында гүзәл итеп яза белүдә дә. Көндәлек тормышның гадәти күренешләрен югарырак,кояшка якынайтыбрак сынландырудан тыш проза проза була алмый “Проза- ул мәхәббәт һәм нәфрәт нурында тукыла”,-диләр язучылар. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Шушы ике тойгы безнең якташыбыз Каран авылында туып үскән Айдар Мидхәт улы Закиев иҗатыны да пар канаты. Якташыбыз мәхәббәт һәм нәфрәт капкаларын кагып кына калмыйча, безнең күңел капкаларын да бик сак кына,әмма ышанычлы итеп ачып керде һәм шул капка эчендәге рухи хазиналарны кешечә күрә һәм күрсәтә белүгә иреште.
Язучының күңел капкалары. Әдәбият яраткан кеше өчен аннан да серлерәк һәм мөгъҗизәлерәк, аннан да изгерәк һәм илһамирак башка берәр җанлы “корылма”ны булуы мөмкинме?! Матур әдәбият-күңел бизәге. Шулай булгач,якташыбыз Айдар Мидхәт улыны күңел капкалары эчендә- аны дөньяга карашы һәм характеры, эстетик зәвыгы һәм иҗтимагый идеалы һәм тын алышы. Бер сүз белән әйткәндә,бар булмышы.

Күптән түгел Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортостан ” Китап” нәшрияты Айдар Закиевны “Күбәләк канатлы бал корты” исемле икенче яңа китабын тәкъдим итте. Анда язучыны “Кан тамыры”,“Үтерүче” исемле повестьлары һәм “Ике җан”,”Тегермәнче”, “Биби”, “Күбәләк канатлы бал корты”,“Соңгы әкият” хикәяләре урын алган.

Укучы игътибарын үзенчәлекле теле, вакыйгаларның көтелмәгәндә кискен борылыш алуы белән җәлеп итә. Әсәрләр үзәгендә мәхәббәте,бәхете өчен көрәшүче сынмас рухлы геройлар язмышы тора. 2 март көнне 15.00 сәгатьтә район китапханәсендә якташыбыз Айдар Закиев белән очрашу һәм аны “Күбәләк канатлы бал корты” китабы туе үтә. Хөрмәтле дуслар! Якташыбызны иҗат капкасыннан кереп иҗат юллары буйлап бергәләп үтик.

Зөһрә Аскарова, Каран авыл китапханәчесе.


Читайте нас: