+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 февраль 2018, 13:05

Президент эшлекле очрашу үткәрде

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин “Северсталь” акционерлар җәмгыяте директорлар советы рәисе Алексей Мордашов белән очрашты.

Компания җитәкчесе “Северсталь”нең узган елдагы эшчәнлеге, холдинг предприятиеләрендә инвестиция һәм социаль программаларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Тау рудасы чыгару һәм корыч коючы кампанияләрне берләштерүче холдинг дөньяда иң зурларның берсе. “Северсталь”дә 50 меңгә якын кеше эшли.
Владимир Путин “Северсталь” Русия металлургия сәнәгатен алдагы елларда корыч белән тулысынча тәэмин итәр, дигән ышаныч белдерде. Ил җитәкчесе сүзләренә караганда, “Турецкий поток” проекты гамәлдә, “Северный поток - 2” эре проекты тормышка ашырылачак. Моннан тыш, инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Димәк, “Северсталь” җитештергән продукциягә ихтыяҗ зур булачак.
Читайте нас: