+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 февраль 2018, 13:39

Электрон хәтер китабы эшләнде

Бөек Ватан сугышының кырыс сынаулары илебездәə яшәүче төрле милләт халыкларының бердәмлеген күрсәтте.

Күпмилләтле Башкортстан 700 меңнән артык иң яхшы ул һәм кызларын фашизмга каршы сугышка озатты, аларның 322 меңнән артыгы яу кырында һәлак булды.


Башкортстанда яшәүче һәр гаиләдә диярлек Бөек Ватан сугышы яугирләре турында хатирәләр саклана. Алар турында хәтерне мәңгеләштерүнең заманча чаралары барлыкка килде. “Электронная книга памяти участников Великой Отечественной войны Республики Башкортостан” интернет ресурсы — шуларның берсе.
Шәһәр советы депутаты Руслан Кинҗәкәев Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсендә үткән укучыларга патриотик тәрбия бирүгә багышланган киңәшмәдә яңа проектны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Рәмилә Ишемгулова фикеренчә, кешеләрдә патриотик хис үзлегеннән барлыкка килми. Мохит, гаиләнең яшәү рәвеше, мәктәп коллективындагы мөнәсәбәтләр моңа булышлык итә. Патриотик чаралар үсеп килүче буынның шәхес булып формалашуына нык тәэсир итә. Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлап, сугыш ветераннарын һәм тыл эшчәннәрен чакырып үткәргән акцияләр һәм проектлар аеруча мөһим.
Башкаланың Мәгариф идарәсе мәгъ­лүматларына караганда, Уфада 16 хәрби-патриотик клуб эшли, аларда 1,5 мең укучы шөгыльләнә. Мәгариф учрежде­ниеләрендә 40тан артык хәрби-патриотик юнәлештәге эзтабарлар берләшмәсе эшли. Башкалада “Юнармия” Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе бар.
Депутат Руслан Кинҗәкәев Уфада “Электронная книга памяти участников Великой Отечественной войны Республики Башкортостан” интернет ресурсының бер ел элек гамәлгә ашырыла башлавы турында сөйләде. Ул Уфа шәһәренең махсус хезмәтләндерү комбинаты башлангычы белән булдырылган. Бу үзенчәлекле сайт ярдәмендә теләгән һәр кеше өйдә утырган килеш кенә үзенең туганнарының җирләнгән урынын таба һәм үзаллы маршрут ясый ала. Хәзер “ОС Android”та IT-проектның мобиль төре дә эшли башлаган. Моннан тыш, кулланучы сайтта “Шәхси кабинет” булдырып, җирләнгән урынның фотосурәтен һәм туганнары турында мәгълүмат урнаштыра ала.
Әлеге вакытта сайтның “Сугышта катнашучылар” бүлегендә алфавит тәр­тибендә 905 кеше һәм “Билгеле шәхесләр” бүлегендә 82 кеше турында мәгълүмат куелган. Уфа тәҗрибәсе тоташ Башкортстанга таратылачак. Моның өчен яңа www.pomnimrb.ru интернет-платформасы булдырылган. Башкортстан районнары зиратларының электрон картасын тутырасы һәм мәгълүматны сайтка урнаштырасы бар.
Русиядә бердәнбер булган бу үзен-чәлекле сайтның мөмкинлекләре чиксез. Асылда ул “Башкортстан масштабындагы Википедия” булачак. Бу интернет ресурс белән республикадан читтә яшәүчеләр дә файдалана алачак.
Бүгенге көндә www.pomnimrb.ru сайтында 500дән артык кешенең “Шәхси кабинеты” теркәлгән, форумда 120дән артык кеше аралаша, ә сайтка керүчеләр саны 42 меңнән арткан.
Руслан Кинҗәкәев фикеренчә, сугыш ветераннары, тыл эшчәннәре һәм билгеле шәхесләрне мәңгеләштерүгә юнәлтелгән мондый масштаблы патриотик эшкә республика мәгариф учреждениеләрендә белем алучы укучы-волонтерлар зур ярдәм күрсәтә ала. Беренче этап — Бөек Ватан сугышында катнашучылар, укучыларның ата-бабалары, туганнары һәм якыннары турында мәгълүмат җыю һәм иншалар конкурсында катнашу. Икенче этап – иншаларны электрон төрдә сайтка җибәрү. Өченче этап – эзтабарлык эше. Теләге булганнар Бөек Ватан сугышы вакытында Уфа эвакогоспиталь­ләрендә вафат булган һәм башкаланың Сергеевка зиратында җирләнгән яугирләр турында мәгълүматлар эзләүдә ярдәм итә ала.
Бүген үк Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларың, якыннарың, билгеле шәхесләр турында мәгълүматларны [email protected] электрон адресына юлларга мөмкин.
Читайте нас: