+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 февраль 2018, 13:25

"Алтын" - татар кызында!

Җомга көнне татар кызы Алинә Заһитова Олимпиада чемпионы булды! Шул көнне үк Интернет Алинә турындагы язмалар белән шыплап тулды, "Вконтакте" белән "Инстаграм" аеруча күп язды.

Шул язмалар арасыннан миңа аеруча берсе - якташым Роберт Миңнуллинның Алинәгә багышлап язган шигыре ошады. Кем укымаган, укып карагыз әле. Шәп шигырь бит! "Бар дөньяга күрсәтте ул Татарның кем икәнен!" дигән юллары үзе генә дә ни тора?! Хәер, үзенең Илештәге туган авылы Актанышка терәлеп торсын да, нишләп башка төрле яза алсын инде Роберт абый?!

Читайте нас: