+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
22 февраль 2018, 13:21

“Төбәкнең ана капиталын булдырырга вакыт!”

Республика Башлыгы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы коллегиясендә катнашты.

Коллегия утырышы былтыргы эш йомгакларына һәм агымдагы ел бурычларына багышланды.


Гомумән алганда, Рөстәм Хәмитов министрлыкның эшен уңай бәяләде.
– Тормыш сыйфатын күтәрүдә гражданнарны социаль яклау мөһим роль уйный. Былтыр 1 миллионнан артык кеше 14 миллиард сумнан артык төрле пособиеләр, компенсацияләр һәм субсидияләр алган. Ләкин күпчелек гаиләләргә ташламалар да, пособиеләр дә кирәкми. Алар өчен кешеләрне икътисади процессларга һәм җәмәгать тормышына җәлеп итүче социаль үсеш институтлары булу зарур. Шул вакытта гаиләләр үзләренең таләп ителгәнлеген һәм файда китерә алачагын беләчәк, – диде Рөстәм Зәки улы. – Эшсезлек мәсьәләсендә дә шундый ук караш булырга тиеш. Кыскартуга эләккән кешеләрне якларга, аларга эш табарга ярдәм итәргә кирәк, ә менә әрәмтамакларны үсендерергә ярамый.
Уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артты, ләкин без күпләрнең һаман 20 мең сумнан азрак акча алуы турында онытмаска тиешбез. Майдан минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләшергә тиеш. Без бу бурычны мотлак үтәячәкбез, моның өчен бюджетта 5 миллиард сум салынган.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, Русия Президентының “май указлары” тиешенчә үтәлә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрендә хезмәт хаклары арта. Ләкин бу мәсьәләдә артта калучы районнар да бар. “Бурычларын үтәмәгән җитәкчеләргә карата кадрлар мәсьәләсендә җитди чаралар күрергә туры килер”, – дип кисәтте Рөстәм Зәки улы.
2025 елга республикада хезмәт яшендәге кешеләр саны 200 меңгә кимиячәк. Әлеге вакытта 20 мең яшь кеше республикадан читтә укып йөри, аларның бик аз өлеше генә республикага кайтачак. Бу хәвефле, шуңа да яшьләрне фәкать үзебезнең республикага эшкә җәлеп итү чараларын эзләргә кирәк.
– Әгәр дә без яшьләрне югалтабыз икән, киләчәгебез томанлы булачак, – дип белдерде республика Башлыгы.
Башкортстанда өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен дәүләт-шәхси партнерлык буенча стационар учреждениеләр төзү буенча эш башланган. Былтыр майда Мишкә районында республикада дәүләт карамагында булмаган беренче пансионат ачылды. Инвестицияләр күләме 5 миллион сум тәшкил итте. Ул 25 кешегә исәпләнгән. Шәхси пансионатлар ачу буенча эшләр Баймак һәм Балакатай районнарында да башкарылган.
Ведомство министры Ленара Иванованың чыгышында былтыргы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Бер ел эчендә эшсез буларак теркәлгән гражданнар саны 12,4 процентка, ягъни 2,9 мең кешегә кимеп, шушы елның гыйнварына 20,7 мең кеше тәшкил иткән. Шул ук вакытта вакансияләр саны 1,3 тапкыр арткан.
Былтыр инвалидлар мәсьәләсе дә игътибар үзәгеннән төшмәде. Эшкә урнаштыруны үтенеп мөрәҗәгать итүчеләрнең 56 процентының теләге канәгатьләндерелгән, ягъни 2172 кеше эшкә урнаштырылган. 2016 елдагы белән чагыштырганда, бу нәкъ ике тапкыр артык. 500 меңнән артык ветеран социаль ярдәм алган. Биш ел эчендә өлкән яшьтәге 83 мең кеше “Халык университеты”нда белем алган, 803 кеше республика һәм ил буенча сәяхәт иткән.
Республика Башлыгы белдерүенчә, соңгы елларда дөньяда “бәхет” дигән юнәлешкә игътибар итә башладылар. Аңа биш фактор: гаилә, акча, эш, җәмгыять һәм дуслар, сәламәтлек тәэсир итүе билгеле. Әлегә безнең ил шушы факторлар буенча 45-55нче урында килә. Халыкны бәхетле итәр өчен җиң сызганып эшләргә дә эшләргә әле.
Рөстәм Хәмитов Гаилә елы уңаеннан кайбер фикерләре белән уртаклашты.
– Республикада оешмалар, предприятиеләр, шәхси кешеләр катнашлыгында төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә ана (гаилә) капиталын булдыру мөмкинлеген карарга кирәк. Бай, уңышлы предприятиеләр гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш, дип исәплим, – диде ул.
Читайте нас: