+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 февраль 2018, 18:47

Эше—күңеле таләбе

Нур бөркеп торган игътибарлы күз карашы, ихлас елмаю, аңлаешлы сөйләм…

Андый кеше белән аралашасы, шатлык-кайгыларыңны уртаклашасы килә. Әңгәмәдәшен үзенә җәлеп итә белә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, тынычландырырдай сүзләр таба ул. Чын укытучы шушы сыйфатларга ия булырга тиештер дә. Диплом буенча түгел, күңел таләбе буенча педагог ул Галия Идиятуллина.
Галия Галиевна Арслан авылында туып үсә, әмма соңрак Бүздәкне үз итә ул. 1982 елда Бәләбәй педагогия училищесын бик яхшыга тәмамлагач, аны Уфага эшкә җибәрәләр. Анда бер ел эшли ул. Берничә ел Раевка поселогында эшләргә туры килә. Утыз елдан артык инде 2нче Бүздәк мәктәбендә башлангыч классларны укыта ул. Галия Галиевна эштән аерылмыйча пединститутны тәмамлый. Җәмәгате Фәрит Рәисович белән уллары Азатны һәм кызлары Ленараны тәрбияләп үстерәләр. Хәзер оныклары бар инде. Галия Идиятуллина— уңган, кунакчыл хуҗабикә, изге күңелле әни һәм нәнәй. Аның өе һәрвакыт чиста һәм пөхтә.
Галия Галиевнаның педагогик стажы 35 елдан артып китә. Без аны берничә буын укучылар тәрбияләгән талантлы педагог буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Эш башлаучы белгечләрнең остазы булды ул, конкурслар һәм предмет олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләде, үзе дә төрле педагогик осталык бәйгеләрендә катнашып, җиңүгә иреште, Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, бик күп Рәхмәт хатлары һәм грамоталары бар.
Бер сүзле, принципиаль, максатчан, үз эшенә зур җаваплылык белән караучы һәм педагогик, методик осталыгын даими камилләштерүче укытучы ул. Галия Галиевнага хас булган дәрт-дәрман, ярдәмчеллек, гаделлек, эшсөярлек, оптимизм кебек сыйфатлар аңа укучылар һәм укытучылар арасында абруй яуларга мөмкинлек бирде.
Коллегабызның изге йөрәге янәшәдәгеләргә җылылык өләшә. Аның озак еллар шулай яшь булып калуын телибез.
Светлана ТИМЕРБАЕВА, 2нче мәктәпнең башлангыч класслар укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.
Читайте нас: