+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 февраль 2018, 14:01

Ышанмый да торам...

Сөйгәнем белән өйләнешкәч, әти-әниләре белән озак яшәмәдек, башка чыктык.

Бик әйбәт, киң күңелле, кеше хәлен аңлый торган, ярдәмчел күршеләр белән яшәдек. Күрше әби мине бик яратты, картинәемә охшатып, мин дә аңа тартылдым. Сөйләшеп, серләшеп, чәйләр эчтек.
—И, балам, безнең дә яшь чаклар бар иде. Бабаң белән бер-беребезне яратып өйләнештек, бик матур гомер иттек. Әле дә, шөкер, чөкердәшеп яшибез, и, карчык, яратам да инде үзеңне, дип кенә тора,—ди.
—Соң, әби, берегезгә 80, икенчегезгә 85 бит инде, сезнең яшьтә дә ярату буламыни соң ул, гел үткәннәрне искә алып сөйлисең, бер дә онытылмый мени ул чаклар?—дим.
—Үзең дә олыгаерсың, шунда аңларсың, яшь бара, тән картая, ә күңел үзгәрми, үткәннәр сагындырып искә төшә,—ди әбием кеткелдәп көлеп. Хәзер үзем 75 яшьне тутырганда, әбинең сүзләренең хаклыгына инанам. 75 яшькә җиткәнемә ышанмый да торам. Ә ышанырга туры килә икән, балаларым гына түгел, оныклар да олыга сан булып бара.
Иң олы, тирән хөрмәт белән рәхмәт әйтәсем килә мине зурлап, юбилеем белән котлап, бүләкләр, күчтәнәчләр, Котлау адресы җибәргән, минем хакта язылган мәкалә, шигырьләрне гәзит битендә бастырган “Бүздәк яңалыклары” редакциясе хезмәткәрләренә. Мине ихлас котлаган туганнарыма, дусларыма, укучыларыма, коллегаларга, кода-кодагыйларга эчкерсез зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мине зурлаган өчен, Ходай Тәгалә сезне дә зурласын, һәр барчагызга бәхетле озын гомер насыйп итсен.
20 яшемдә мин берәү идем, 75 яшемә җиткәндә хәзер без 17 инде, Ходаема мең шөкер. Республикада “Гаилә елы” барганда, 75 яшемә тату, бердәм гаиләмнең бергә җыелуы сөенеч тә, бәхетнең иң зурысы да. Аллаһның рәхмәте белән, бар яктан килгән-булган балаларыма, асыл зат киявемә, уңган, сабыр, акыллы киленнәремә, тәүфыйклы оныкларыма тирән хис, изге ният белән аналарча рәхмәтемне белдерәсем килә.
Язмамның башын күршеләр белән башлаган идем, ахырда уңган күршеләрем Венерага, Фиюзага, Венерга, Гөлчәчәккә, Адый абыйга, юбилеем белән котлаган авылдашларга чиксез рәхмәтемне белдереп тәмамлыйсым килә.
Күкләр аяз, гаиләгез имин, тормышыгыз җыр кебек матур, сәламәтлегегез нык, гомерегез озын булсын, дигән теләктә калам. Сөеп-сөелеп яшәгез, балаларыгыз уңышлары белән сөендерсен, бәхетләр генә юлдаш булсын.

Асия САКАЕВА, Шланлыкул авылы.
Читайте нас: