+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
21 февраль 2018, 12:10

Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект

Юбилей уңаеннан төбәктә “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” акциясе гамәлгә ашырыла башлады.

Алар – мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль, юл, инженерлык инфраструктурасы объектлары. Шәһәр һәм районнарда халык тормышын яхшыртырга сәләтле яңа зур объектлар төзелергә тиеш.
Уфаның Калинин районындагы Төхвәт Янәби урамы һәм Баландин бульвары кисешкән урында яңа бассейн төзелә. Әле җир эшләре тәмамланды. Бассейнны урнаштыру өчен ике катлы бина төзү күзаллана. Комлекста йөзу буенча спорт дәресләре һәм күнекмәләр, физкультура һәм сәламәтләндерү процедуралары, шулай ук инвалидлар өчен реабилитация дәресләре үткәреләчәк. Объект быел ноябрьдә төзелеп бетәргә тиеш. Эшләрне башкаруга 140 миллион сум таләп ителә. Бассейн төзүгә акчаны “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” программасы буенча республика казнасы бүлә.
Бу бассейн – республика юбилеена төзеләчәк 106 объектның берсе. Программага ярашлы, Ермолаево (Куергазы районы), Федоровка (Федоровка районы), Акъярда (Хәйбулла районы) - яңа бассейннар, ә Әлшәй, Авыргазы, Ярмәкәй район үзәкләрендә һәм Туймазы районының Кандра поселогында бассейнлы физкультура-савыктыру комплекслары төзелергә тиеш. Республика юбилее алдыннан Уфада “Нефтьче” бассейнына реконструкция үткәреләчәк
Читайте нас: