+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 февраль 2018, 12:17

Мөһим башлангычларга старт бирелде

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге делегация “Сочи-2018” Русия инвестицион форумында катнашты.

Әлеге чара – ил төбәкләренең инвестицион мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру мәйданы. Ул ел саен Русия Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
15 февральдә “Росконгресс” фонды, Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русия юристлары ассоциациясе” гомумрусия иҗтимагый оешмасы арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Килешү яклар арасында республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм экспорт потенциалын күтәрү, мөһим инвестиция һәм экспорт проектларын эчке һәм тышкы базарларга чыгаруны күздә тота.
Шушы ук көнне әлеге форум кысаларында Рөстәм Хәмитов ВТБ президенты – банк идарәсе рәисе урынбасары Денис Бортников белән очрашты. Яклар банкның төрле өлкәләрдә өстенлекле проектларда катнашу, республика икътисадына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча бәйләнешләрне киңәйтү турында фикер алышты.
Республика Башлыгы шулай ук “Төбәкләргә инвестицияләр – киләчәккә инвестицияләр” пленар утырышында катнашты, “Моношәһәрләр: киләчәкне проектлаштырабыз” сессиясендә чыгыш ясады, төбәк моношәһәрләре нигезендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрен булдыру тәҗрибәсе турында сөйләде.
– Күләмле эш башкару нәтиҗәсендә моношәһәрләрдә яшәүче миллионлаган кеше өчен яңа офыклар ачылды. Республика моношәһәрләре программасы эшенең төп принципларын барлык муниципалитетларга да таратырга тырышабыз. Без моношәһәрләр үсеше буенча федераль проектка ярдәм итүче республика программасын да кабул иттек. Күптән түгел Территорияләр үсеше үзәген булдырырга карар ителде, ул моношәһәрләр эше схемасы буенча эшләячәк, – диде Рөстәм Зәки улы.
Русия инвестицион форумы кысаларында Рөстәм Хәмитов һәм Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орлова Башкортстан Хөкүмәте һәм Владимир өлкәсе хакимияте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
– Без бер илдә яшәсәк тә, кайчак Русия төбәкләренең мөмкинлекләрен белеп бетермибез. Нәкъ шушындый килешүләр аша үсеш өчен яңа мәгълүмат һәм мөмкинлекләр алабыз, – диде Рөстәм Хәмитов.
Форумда Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев төбәкләр башлыклары белән очрашты, анда Рөстәм Хәмитов та катнашты. Премьер-министр чыгышында төбәк бюджетларының кереме арта, шулай да әлегә бурыч йөкләнеше югары дәрәҗәдә кала, дип белдерде.
– Югары тизлектә үсешкән төбәкләр узган елдан гомум күләме 20 миллиард сум тәшкил иткән грантлар ала башлады. Шушы елдан тагын бер мөһим яңалык кертелде: оешмалар табышына салымның узган елдагыдан арткан өлеше төбәк бюджетларына кайтарылачак. Шушы максатларда быел федераль бюджетта 37 миллиард сумга якын акча каралган. Бу акча төбәкләрдә яхшы эшләре өчен үзенчәлекле премия булып кына калмый, федераль бюджеттан дотацияләр кимегән очракта аны компенсацияләү мөмкинлеге дә бирә, – диде Дмитрий Медведев.
Форум кысаларында Башкортстан Хөкүмәте, яңа проектларны гамәлгә ашыру буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм “Внешэкономбанк” арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды.
Мөһим җыенда шулай ук төбәк Хөкүмәте тарафыннан “Чжифан” компаниясе белән килешү төзелгән, ул Благовещен трактор заводына 6 миллиард сум инвестиция кертәчәк. Моннан тыш, форум йомгаклары буенча гомум күләме 63,2 миллиард сумлык инвестицияләр кертү турында документларга кул куелган. Алар арасында — агросәнәгать комплексы өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру буенча Башкортстан ит компаниясе белән, экология өлкәсендә проектны гамәлгә ашыру буенча “ГринОйл” җәмгыяте белән, шулай ук республикада социаль инфраструктура объектларын төзү белән шөгыльләнергә планлаштырган “СМК Стройинвест” Төркия компаниясе белән килешүләр. Әлеге проектларның социаль нәтиҗәсе 1733 эш урыны булачак.
— Һичшиксез, бу форумда төбәкләр финанслау, икътисадны көйләү мөмкинлекләре, федераль власть органнары, контроль-күзәтү структуралары белән мөнәсәбәтләргә бәйле җитди мәсьәләләрне күтәрә. Без берничә тематик утырышта катнаштык, килешүләр төзедек. Гомумән, без көчле республика, киләчәккә ышанычлы карыйбыз, — диде Рөстәм Хәмитов.
Сочи форумында “Эшлекле чаралар: төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрүнең яңа инструменты бармы?” дигән сессиядә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов чыгыш ясады. Ул 2015 елда республикада ШОС һәм БРИКС саммитларын үткәрү төбәкнең илдә һәм дөньяда танылуын бермә-бер арттырды, дип белдерде.
“Агросәнәгатьтә кече һәм урта эшкуарлык. Керемне ничек арттырырга?” дискуссиясендә Рөстәм Мәрданов Башкортстан тәҗрибәсе турында бәян итте.
— Бүген крестьян-фермер хуҗалык формасы тормышка яраклылыгын исбат итте. Соңгы сигез елда Башкортстан агросәнәгать комплексында тулай продукция җитештерүдә аларның өлеше 4тән 11 процентка кадәр артты. Бер фермер хуҗалыгына уртача 143 гектар туры килә, — диде ул.
Рөстәм Мәрданов һәм республиканың икътисади үсеш министры Сергей Новиков Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк җитәкчесе урынбасары Михаил Прядильников белән очраштылар. Очрашуның максаты — республиканың стратегик идарә итү өлкәсендәге хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышу.
Моннан тыш, Сочида Рөстәм Мәрданов һәм “Дәүләт конгресс-бюросы”(НКБ) Ассоциациясе директоры Алексей Калачев Башкортстан Хөкүмәте һәм “НКБ” Ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. ”НКБ” Ассоциациясе республикада Русия һәм халыкара зур чаралар үткәрүне планлаштыра. Документ төбәкнең шушы өлкәдәге үсешенә юнәлтелгән.
Башкортстан “Өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә төбәк программасы” номи­нациясендә Александр Починок исемендәге Премия лауреаты булды. Сочи форумында лауреат дипломын Рөстәм Мәрдановка Русия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец тапшырды.
Читайте нас: