+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 февраль 2018, 18:01

Владимир өлкәсе белән килешүгә кул куелды

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге делегация 15-16 февральдә Сочида үтүче Русия инвестицион форумында катнаша.

Форумда республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов һәм Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орлова Башкортстан Хөкүмәте һәм Владимир өлкәсе хакимияте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Биш елга исәпләнгән документ ике яклы бәйләнешләрне үстерүне һәм ныгытуны максат итеп куя.
Светлана Орлова Башкортстан делегациясен июнь аенда үтәчәк Владимир икътисади форумында катнашырга чакырды.
Читайте нас: