Рөстәм Хәмитов “Төбәккә инвестицияләр – киләчәккә инвестицияләр” форумының пленар утырышында, Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк башлыклары белән очрашуында катнашачак, шулай ук, моношәһәрләр нигезендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрен булдыру турында доклад белән чыгыш ясаячак.
Программада эшлекле очрашулар, фикер алышулар, төбәкләрне социаль-икътисади үстерү, аларның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, төбәк бюджетларын формалаштыру, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын файдалану, кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл”ләр каралган.