+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 февраль 2018, 12:48

Балагыз чыныгып үссен

Нәниләр салкын тиеп яисә тын юлларына вируслы инфекция эләгеп еш авырый. Медицинада мондый авыруларга каршы ясала торган прививкалар юк.

Авыргач, билгеле инде, бала елый, көйсезләнә. Аның газаплануын күргән әни кеше сабыена ярдәм итәргә теләп бәргәләнә, төрлечә дәваларга керешә. Кайберләре баласын кат-кат киендерә, һава кермәс­лек итеп тәрәзә-ишеген ябып куя... Шулай итеп, бер зыянсыз томаудан “сакларга” тырышып, үпкә ялкынсынуы, плеврит, хәтта үлемгә кадәр китереп җиткерә.
Мондый хәлдә калмас өчен әниләргә нәрсәләр турында яхшы белергә кирәк соң? Шунысын истә тотыгыз: салкын тиюдән, төрле инфекцияле авырулардан саклауның иң ышанычлы чарасы — ул баланың организмын чыныктыру. Чөнки чыныккан бала мондый авыруларга бирешми диярлек. Моңа бары тик комплекслы чаралар нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.
Бу иң беренче чиратта баланы дөрес тукландыру (бер яше тулганчы имезү), чыныктыру, көндәлек режимны дөрес оештыру, гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү дигән сүз. Бала алдында башланмаган бөтен бер гомер тора. Яши-яши ул анда нинди генә хәлгә тарымас: бозлы салкын суда калуы да, эссесен, җил- яңгырын кичерүе дә ихтимал. Баласын менә шушындый көтелмәгән хәлләргә каршы тора алырлык итеп әзерләү һәр әни кешенең изге бурычы. Моның белән бала тугач та даими шөгыльләнергә кирәк. Иң яхшы чыныктыру чара­ларының берсе, әлбәттә инде, су. Ваннада йөзү, сирәк агышлы душ астында коену, салкынча юеш бумази чүпрәк белән тәнне ышку, җәен елга-күлләргә чуму бу уңайдан бик файдалы.
Нерв системасы нык балалар аякларын яисә бөтен тәнен салкынча су белән юындыруга бик тиз күнегә, рәхәтләнеп душта коена, ялан өс йөри.
Әгәр балагыз тиктормас булса, йөгерергә, сикерергә яратса, начар йокласа, аны һәр кич җылы ваннада юындырыгыз яисә тәнен җылы юеш сөлге белән ышкыгыз.
Инде, киресенчә, бала бик тыныч, озак йоклый, кыенлык белән генә уяна икән, димәк, аны салкынча душта коендырырга кирәк.
Һәр әни кеше өйдә баласын түбәндәгечә чыныктыра ала:
1. Баланың бит-кулларын терсәккә кадәр салкынча су белән юарга.
2. Аякларына әле җылы, әле салкын су коеп, процедураны җылы су белән төгәл­ләргә.
3. Тәнен юеш бияләй белән ышкырга. Душта коендырырга.
4. Һава ванналары ясарга.
5. Җиңелчә спорт кие­меннән саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырырга.
6. Теләсә нинди шартларда да һавада йөртергә.
7. Саф һавада йоклатырга.
8. Сулыш юлларындагы кан йөреше яхшырсын өчен бит, муен, кулларга нокталы массаж ясарга мөмкин. Өйдә иске одеялдан балалар өчен кечкенә келәм тегәргә була. Аңа күп итеп эре сәдәфләр тагып чыгарга кирәк — бала шулар өстеннән яланаяк йөрсен. Бу кан әйләнешен яхшырта һәм яссы табанлылыктан саклый.
Читайте нас: