Ул Подымалово авылы янындагы трассада ришвәтчелек белән шөгыльләнгән.
Январьда гаишник каршы юлга чыккан өчен БМВ автомобилен туктата. Протокол төзеп тормас өчен инспектор водительдән 2 мең сум акча сорый. Соңгысы аны түләп, юлын дәвам итә, ә менә юл инспекторы ришвәт алган урында тотыла.
Аңа бер ел төрмә яный. Җитәкчеләре дә катгый җаваплылыкка тарттырылачак.