+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 февраль 2018, 13:28

Бушлай эфир вакыты бүленде

Башкортстанда Русия Президенты вазыйфасына кандидатлар һәм аларны күрсәткән сәяси партияләр өчен бушлай эфир вакыты бүленде.

Жирәбәне республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев ачты. Ул сайлау кампаниясенең чираттагы этабы һәм киң мәгълүмат чараларында агитация үткәрү кагыйдәләре турында сөйләде. Бушлай вакыт сигез теркәлгән кандидат һәм аларны күрсәткән сәяси партияләргә бүленде.
Кандидатларның ышанычлы кешеләре һәм сәяси партия вәкилләре “Россия 1” һәм “Россия 24” телеканалларында, “Радио России”, “Маяк”, “Вести ФМ” радиоканалларында, Башкортстан юлдаш телевидениесендә, “Юлдаш”, “Спутник ФМ” радиоканалларында вакытны бүлеп алды.
“Һәр телерадиоканалга агитация үткәрү өчен 510 минут вакыт бүленә. Русия Президентын сайлауда бушлай агитация чоры 19 февральдә башлана һәм 16 мартка кадәр дәвам итә. Эфир вакытының 255 минуты - кандидатларга уртак агитация чаралары, мәсәлән, дебатлар, өчтән бер өлеше кандидатларны күрсәткән сәяси партияләргә агитация материалларын куюга бүленә һәм калган өлеше – 85 минут кандидатларга сайлау алды агитация роликларын урнаштыру өчен бирелә”, -- диде “Башкортостан” телерадиокампаниясенең баш юристконсульты.
Жирәбә салу барышында Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре сайлау алды агитациясендә булган чикләүләр турында искәртте. Алар – икенче кандидатка карата кире фикер әйтү, агитация материалларында балигъ булмаганнарның сурәтләрен куллану, милли һәм дини ызгыш тудыру тыела.
Читайте нас: