Башкала хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, транспорт агымының чиреге Затон һәм Пугачев күперләренә күчкән. Шул сәбәпле, аэропорт юнәлешендәге күпергә зур көч төшми.
Бу күпердә 6 полоса булдыру да булышлык итә. Киләчәктә яңа һәм иске күпер арасында өстәмә юл корылмалары булдыру планлаштырыла.