+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
13 февраль 2018, 11:52

Яшәү белән үлем арасы – дүрт минут...

Домодедово-Орск рейсы буенча очкан самолет һәлакәткә тарып, 71 кешенең гомере өзелде.

Двигательдә чыккан янгын, тизлек датчигының төзексезлеге, самолетның бозлануы һәм очучы хатасы... Кичә Мәскәүдән Ырынбур өлкәсенә очкан Ан-148 самолеты һәлакәтенә шушылар сәбәпче булуы мөмкин.

Вакыйгалар шулкадәр тиз әйләнеш ала ки, экипаж хәтта диспетчерларга ниндидер проблемалар туу турында хәбәр итәргә дә, самолетны җиргә утыртырга омтылыш ясарга да өлгерми. Әлегә теракт ихтималлыгы кире кагыла, хәер, нәтиҗәләрне самолет калдыкларын җентекле тикшергәннән һәм кара тартма язмаларын өйрәнгәннән соң гына ясарга мөмкин булачак.

Мәскәү-Орск самолеты 14:00дә очып китәргә тиеш булса да, рөхсәтне соңлап алганлыктан, җирдән 14:24 сәгатьтә генә аерыла. Очыш дүрт минут дәвам итә, бу вакыт эчендә экипаж бернинди борчылу белдерми. Очучыларның диспетчер пункты белән сөйләшү язмаларына караганда, самолетта тавыш, кычкырыш ишетелми, ләкин ул соңгы секундларда төрле чыганаклардан җибәрелгән запросларга җавап бирми башлый...

Шул ук вакытта радарларда килеп төшәр алдыннан самолетның сәер хәрәкәтләр ясавы теркәлгән. 1800 метр биеклеккә күтәрелеп һәм сәгатенә 600 километр тизлек алып, лайнер көтмәгәндә аска омтыла, аннары элекке биеклеккә күтәрелә һәм шундук җиргә кадала.

Бераздан аның кисәкләре Мәскәү янындагы Раменское районында табыла. Һәлакәт янындагы торак пунктларда яшәүчеләр барысы да ниндидер шартлау ишетүләре турында әйткән. Ләкин бу лайнерның җиргә кадалганнан соң ягулык баклары шартлау тавышы булуы мөмкин, ди белгечләр. Фаҗига урынында 600 коткаручы эшли.

Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 263 мәддәсе буенча кузгатылган, ул ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән һава транспортын йөртү һәм файдалану хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуны күздә тота.

Кичә Ырынбур өлкәсендә мәтам көне игълан ителде. Русия Президенты Владимир Путин фаҗига булу һәм Хөкүмәт комиссиясе эшен көйләү зарурлыгы сәбәпле, Сочига планлаштырган сәфәренә бармый калды. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Ырынбур өлкәсе губернаторы Юрий Берг белән телефоннан сөйләшкәндә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. Рөстәм Зәки улы Башкортстан Хөкүмәте күрше төбәккә тиешле ярдәм күрсәтергә әзер, булуын белдерде.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Ырынбур өлкәсе парламенты җитәкчесе Сергей Грачев исеменә, әлеге авиаһәлакәткә бәйле кайгы уртаклашып, телеграмма юллады.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты Мәскәү янындагы фаҗигадә һәлак булганнарның туганнарына акча җыюны оештырды. Аны түбәндәге реквизитлар буенча махсус исәпкә күчерергә мөмкин:


Башкортостанское региональное отделение Общероссийской общественной организации “Всероссийское Добровольное Пожарное Общество”,

ОГРН 1070200003994,

ИНН: 0276112135,

КПП: 027601001,

Расчетный счет: 40703810264130000118,

Публичное акционерное общество “Уральский банк реконструкции и развития”, филиал “Уфимский” ПАО КБ “УБРиР” г. Уфа,

БИК: 048073795

к/сч 30101810780730000795.

Акча җибәргәндә “Авиаһәлакәт корбаннарының гаиләләренә акча күчерү” дип күрсәтергә кирәк.
Читайте нас: