+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 февраль 2018, 12:00

Бронза һәм көмеш медальләр безнекеләрдә!

XXIII Кышкы Олимпия уеннарында тәүге җиңүне Башкортстан спортчысы яулады.

9 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII Кышкы Олимпия уеннары башланды. Анда Башкортстаннан 5 спортчы катнаша. Биатлончылар Антон Бабиков, Эрнест Яхин (чаңгы буенча ике төр ярыш), хоккейчы Ольга Сосина, шорт-трек буенча Семен Елистратов, фристайл буенча Кристина Спиридонова Русия данын яклый. Һәм Русия командасы спортчылары арасында беренче бронза медальне безнең Семен Елистратов яулады. 27 яшьлек шорт-трекчы 1500 метр араны 2 минут 11 секундта үтте.
Мәртәбәле җиңүе уңаеннан данлыклы спортчыбызны телефон аша Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов котлады һәм республика халкы исеменнән аңа рәхмәт белдерде, яңадан-яңа уңышлар һәм җиңүләр юлдаш булуын теләде.– Башкортстан Сезнең белән горурлана, – диде аерым алганда Рөстәм Хәмитов.Безнең ил командасына чираттагы көмеш медальне тимераякта бию ярышлары китерде. Екатерина Боброва һәм Дмитрий Соловьев дуэты, Алина Заһитова һәм Михаил Коляданың аерым чыгышлары шулай югары бәһаләнде.Билгеле булуынча, быел спортчылар Олимпия уеннарына кертелгән традицион ярышлардан тыш, тагын берничә юнәлеш буенча көч сынашачак. Сноуборд ярышларына биг-эйр, тимераякта шуучыларга – масс-старт, керлингка – дабл-микст төрләре кушылды һәм чаңгы буенча команда ярышлары берникадәр үзгәреш кичерде. Ярышлар ике төргә кыскартылды. “Сочи-2014” Олимпия уеннары белән чагыштырганда, быел ярышлар саны 4кә артып, 102 төргә җитте.
Читайте нас: